(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның Совет районының Фучик
урамында яңартылган бульвар ачылды. Бульварны төзекләндерү проекты нигезенә “Өйгә
рәхим итегез!” (“Добро пожаловать домой!”) концепциясе ятты. Ул ямьле кунак
бүлмәсе атмосферасын чагылдыра. Төзекләндерелгән территорияне Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин карадылар.
1990-нчы елларда
торак йортлар төзелешендә барлыкка килгән бульвар бик аяныч хәлдә иде. Аны төзекләндерү
проекты Азино микрорайонында яшәүчеләр теләкләрен исәпкә алып эшләнде. Эскиз
проектын Мэрия каршындагы иҗади төркем эшләде. Подрядчы оешма – “Гринстан” ҖЧҖ.
Бульварның гомуми озынлыгы – 700 метр. Аның территориясендә балалар мәйданчыгы,
амфитеатрлар, пергола, кече архитектура формалары, эскәмьяләр барлыкка килде. Төзекләндерү
барышында юл түшәмәсе яңартылды, фонарьлар, таганнар урнаштырылды, агачлар
утыртылды. Биредә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен
дә барлык шартлар тудырылган.
Премьер-министр һәм
Мэр бульвар буенча үттеләр һәм шәһәрлеләр белән аралаштылар. Алар шәһәр
җитәкчелегенә башкарылган эшләр өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Ачу тантанасында
музыка мәктәбе укучылары катнашты – алар кунаклар өчен гитараларда уйнап
утырды. “Авангард” үсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр бульварда авиация
түгәрәгендә үзләре ясаган самолетлар күргәзмәсен оештырдылар. Бер самолетка Алексей
Песошин һәм Илсур Метшин кул куйдылар.
Эшләр бер этапта
башкарылды. Эшләр башланганчы, җир асты челтәрләре тулысынча алмаштырылды. Аларны
төзекләндерү киләсе елга гына планлаштырылган булса да, бу эшләрне бульварны
төзи башлаганчы тәмамларга кирәк иде. “Күп яруслы, комплекслы төзекләндерү
килеп чыкты – бульварның тышкы кыяфәте генә үзгәреп калмады, җир астында да
барлык эшләр тәмамланды, йортларның фасадлары төзекләндерелде”, - диде шәһәрнең
баш архитекторы урынбасары, Мэрия каршындагы иҗади төркем җитәкчесе Дарья Толовенкова.
“Хәзер
төзекләндерү эшләре Казанның “йокы” районнарына күчте. Халыкка якыная барабыз,
алар тәрәзәләреннән яңартылган парклар һәм скверларны күзәтә алалар”, - дип
белдерде Д.Толовенкова.
Яңартылган бульварны
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Совет районы башлыгы Рөстәм
Гафаров, Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров карадылар.