(Казан шәһәре
KZN.RU, 27 августа, Алсу Сафина). 2019 елдан Казанда ишегалларын капиталь
төзекләндерү программасы кысаларында мәктәп территорияләрендә асфальт түшәмәсен
төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф
хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә белдерде. Ул
В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.
142
төзекләндерелгән бина: ишегаллары, велопарковкалар һәм видеокүзәтү
Шәһәр башлыгына
биргән сорауларның берсендә билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрне капиталь
төзекләндерү программасы мәктәп территорияләрен төзекләндерүне күз алдында
тотмый. Асфальт түшәмәсенең начар хәлдә булганы өчен тикшерү органнары
мәктәпләргә кисәтү ясый. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, кисәтүләр алган
мәктәпләргә аеруча игътибар ителәчәк.
Мэр сүзләре
буенча, 2019 елдан Казанда ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы
кысаларында мәктәп территорияләрендә асфальт түшәмәсен төзекләндерү
планлаштырыла.
Билгеләп үтәргә
кирәк, ТР Президенты ярдәме белән Казанда төзелгәненә 30 елдан арткан 136 мәктәп
төзекләндерелде, ә бу 142 бина. Капиталь төзекләндерү эшләре барышында заманча
янгын һәм сак сигнализациясе, видеокүзәтү куела. Шулай ук быел велопарковкалар
да урнаштырыла.
Укучыларның 14
проценты быел икенче сменада укуын дәвам итәчәк
Яңа уку елында
Казан мәктәпләренә 128 мең укучы бара, шуларның 17 меңе – беренче класс
укучылары.
“Аңлатып була
торган туучылар саны кимүгә карамастан, Казан бу күрсәткечләр буенча башка
миллионлы шәһәрләр арасында лидер булып тора. 9 ел дәвамында туучылар саны
буенча рекордлар куелды. Шушы бәби-бум буыны үсеп килә”, - диде Илсур Метшин. Узган
елда Казанда 121 мең укучы белем алган булса, яңа уку елында алар саны 128 мең
булачак, ә җиде елдан, 2025 елда, 195 мең булачак, бу 61 % артык.
Соңгы елларда
беренче класс укучылары саны сизелерлек арта. Узган елда беренче сыйныфка 15
меңнән артык бала барган булса, быел – 17 мең. И.Метшин билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә
беренче класслар алты парралельдән тора, ә кайберләрендә тагын да күбрәк,
мәсәлән, “Салават күперендә” яңа мәктәптә – 10 параллель класс.
Татарстан
башкаласында мәктәпләр актив төзелә – ике мәктәп узган елда ачылды, 3 мәктәп
быел 1 сентябрьдә эшли башлый. Миллионлы шәһәрләр арасында Казан бу мәсьәлә
буенча лидер булып тора. Шулай да мәктәпләр җитми – быел 14% укучы, ягъни 18
мең 264 бала икенче сменада белем алачак.
Икенче сменалар
мәсьәләсен хәл итү – мәктәпләргә янкормалар ясау
“5 ел элек
балалар бакчалары төзегән кебек, бүген шулай мәктәпләр төзү кирәк”, - диде Мэр.
Ул өстәгәнчә, яңа мәктәпләр өчен 27 җир участогы бүлеп куелган.
“Әлеге мәсьәләне
хәл итүнең бер ысулы буларак, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов
фикеренчә, мәктәпләргә янкормалар төзүне карарга мөмкин.
“Күптән түгел
чыккан Карар буенча 17-нче татар гимназиясе, 26-нчы лицей һәм 165-нче мәктәп
өчен проект эшләренә чаралар бүленде. Бу мәсьәлә хәл ителәчәк”, - диде И.Метшин.