(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче август, Алсу Сафина). Казан мәктәпләрендә старт алачак экологик
тәрбия бирү программасы кечкенә шәһәрлеләрне тәрбияләү концепциясенең бер өлеше
булырга тиеш. Бу фикерне бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм
август конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Ул В.И.Ленин ис.
мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Конференциядә катнашучыларга Казан балалары
өчен махсус ясалган мультфильм тәкъдим ителде. Анда уен формасында чүпне аерып
җыю ни өчен кирәклеге аңлатыла.
Шәһәр башлыгы
игътибар иткәнчә, экологик тәрбия составына бик күп элементлар керә – чүпне аерып
җыю, профильле экология класслары, хуҗасыз калган хайваннар турында кайгырту. И.Метшин
фикеренчә, экологик тәрбия бирү системалы, даими һәм планлы булырга тиеш.
“Без балаларда
гади, шул ук вакытта яшәү өчен кирәкле күнекмәләр, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләре
булдырырга тиеш, - диде шәһәр башлыгы. – Балалар бик тиз өйрәнә. Иртәгә мәктәп
укучысы, әнисе ПЭТ-шешәне гадәти контейнерга ташлагач, аңа кисәтү ясаячак”. Мэр
фикеренчә, бу мәсьәләдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы,
педагоглар һәм активистлар, экологлар белән көчләрне берләштерергә кирәк. “Экологик
белем бирү программасы кәгазьдә генә калырга тиеш түгел, аны гамәлгә ашыру
кечкенә гражданнарны тәрбияләү концепциясенең бер өлеше булырга тиеш”, - диде Илсур
Метшин.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов искәртеп үткәнчә, яңа уку елында 12 мәктәп нигезендә экологик
белем бирү буенча ресурс үзәкләр барлыкка киләчәк. “Экология классы” проекты башлангыч
классларда ук профильле экологик класслар ачуны күз уңында тота. “Проект
Вахитов районының 3-нче гимназияседә уңышлы гына старт алды. Биредә Татарстанның
Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм иҗтимагый экохәрәкәтләр активистлары
экология дәресләре уздырды”. – дип сөйләде ул.
Моннан кала, яңа
уку елыннан Авиатөзелеш районының мәгариф учреждениеләре дә шәһәрнең чүпне
аерып җыю буенча экологик инициативасына кушылачак. Программа кысаларында пилот
проектына булышлык итү өчен мәгълүматлаштыру чаралары планы эшләнде.
Утырышта катнашучыларга
– ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка,
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт
Советы депутатларына, педагогларга чүпне аерып җыю турында мультфильм
күрсәттеләр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе мәктәп директорларына һәм педагогларга
аны экологик тәрбия бирү кысаларында актив кулланырга тәкъдим итте.