(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче август). Бүген Казанда Төзүчеләр көненә багышланган чара үтте. Тантаналы
чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче
урынбасары Леонид Ставицкий, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министрының
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министры Ирек Фәйзуллин, төзелеш өлкәсе вәкилләре һәм ветераннары катнашты.
Чара һәм бәйрәм
концерты В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Легендар мәдәният
сарае узган елда төзекләндерелгән иде, ә июньдә биредә Казанда беренче муниципаль
кинотеатр ачылды.
Тантана башланыр
алдыннан Рөстәм Миңнеханов бина каршында оештырылган коммуналь һәм төзелеш
техникасы күргәзмәсе белән танышты. Соңыннан машиналарны муниципаль
берәмлекләргә тапшырачаклар. Быел муниципалитетлар барлыгы 117 берәмлек махсус
техника алачаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Хөрмәтле
төзүчеләр!” Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котларга, шулай ук сезгә авыр
хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерергә телим. Сезнең ярдәмегез белән ел саен
республикада йөзләгән объект төзибез һәм төзекләндерәбез”, - диде Рөстәм
Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
ТР Президенты
өлкә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре ирештерде: “Моңа нигез бер генә ел
эчендә салынмады. Безнең төзелеш индустриясе, төзелеш комплексына эшли торган
хезмәтләр – болар барысы да сезнең ярдәмегез белән булдырылды”.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, республиканың көчле төзелеш комплексы күп кенә стратегик
мәсьәләләрне чишәргә булышлык итә. Бу нефть эшкәртү һәм нефтехимия өлкәсендә
проектларны гамәлгә ашыру да, социаль өлкә объектларын үстерү дә, массалы
спортны популярлаштыру максатында спорт корылмаларын төзү дә. “Иң мөһиме – без республикада
яшәүчеләрне озак еллар дәвамында шатландырып тора ала торган әйберләр төзибез”,
- диде ТР Президенты.
Шуннан соң Рөстәм
Миңнеханов төзелеш өлкәсе ветераннары һәм эшчеләренә ТР дәүләт бүләкләре
тапшырды.
РФ төзелеш һәм
ТКХ министрының беренче урынбасары ассызыклап үткәнчә, төзелеш комплексын
үстерү ягыннан Татарстан илдә лидерларның берсе булып тора. “Республиканың төзелеш
өлкәсе эшчеләре үз эшләренең осталары икәнен күптәннән күрсәтте. Шуңа күрә
Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган бер генә эре проект та Татарстан
төзүчеләреннән башка эшләнми”, - диде Леонид Ставицкий.