(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче август, Алсу Сафина). Казанда “Яшь гвардия” спорт-сәламәтләндерү лагеренда өченче смена тәмамлана. 18
көн дәвамында 200-дән артык бала һәм яшүсмер ял итте, спорт белән шөгыльләнде. Казан
Мэры Илсур Метшин ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү шартларын тикшерде һәм “Яшь
гвардиянең” инфраструктурасын үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Вахитов районының
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Яшь гвардия” спорт-сәламәтләндерү лагере Киров
районында, Горький шоссесында урнашкан. Ул узган гасырның 30-нчы елларында
төзелгән. Хәзер аның территориясе 9,38 га тәшкил итә. Быел лагерьда 18-әр
көнлек 4 профильле смена оештырылган. Беренче өч сменада лагерьда 242 бала ял
иткән. Дүртенче сменада, 5-22 августта, лагерь тагын 220 бала – муниципаль Балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр – кабул итәргә әзер.
Казан Мэры Илсур
Метшин спорт мәйданчыкларын карап чыкты һәм яшь спортчылар һәм аларның тренерлары
белән аралашты. Лагерьга керү урыныннан ерак түгел резин түшәмәле баскетбол-волейбол
мәйданчык бар. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова
искәртеп үткәнчә, мәйданчык ТР Муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы
нәтиҗәләре буенча алган 2 миллионлы приз сертификатына төзелгән. Вахитов
районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ришат Ибатуллин шәһәр
башлыгына сөйләгәнчә, кечкенә спортчылар заманча мәйданчыкны ошатканнар.
Кунаклар килгәндә,
мәйданчыкта баскетболчы кызлар шөгыльләнә иде. Алар шәһәр башлыгына ял белән
канәгать калуларын сөйләделәр. “Иң мөһиме – саф һава һәм күнегүләр”, - диде Казан
Мэры.
Әлеге мәйданчыктан
тыш лагерьда тагын бер спорт объекты бар – бетоннан ясалган, резин түшәмәле баскетбол
мәйданчыгы. Ул “Татспиртпромның” спонсорлык чараларына төзелгән. Лагерьда тагын
берничә спорт мәйданчыгы бар.
Кунаклар лагерь
территориясендә йөргәндә, футболчылар шөгыльләнеп кайтты. Малайлар һәм аларның
тренеры Анатолий Мастров Мэрга үзләренең казанышлары турында сөйләделәр һәм
узган ДЧ-2018 калган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Билгеле булганча,
футболчылар лагерь территориясеннән тышта шөгыльләнә, чөнки “Яшь гвардиядә”
футбол мәйданчыгы юк. Тренер Анатолий Мастров мондый мәйданчыкның кирәклегенә
игътибар итте. Илсур Метшин спортчыларның биредә шөгыльләнү һәм ял итү шартларын
яхшырту мөһимлеген билгеләп үтте.
Казан Мэры
кечкенә вакытта үзенең хоккей һәм футбол белән шөгыльләнгәнен, спорт лагерьларына
йөргәнен һәм 20-әр кеше палаткаларгда яшәгәннәрен исенә төшерде. “Яшь гвардиядә”
спортчылар 60-нчы елларда төзелгән 7 агач корпуста яшиләр. Илсур Метшин
шуларның берсенә керде – бер бүлмәдә берничә малай яши. “Җәйге лагерь өчен
яхшы. Шулай да шартларны башкала дәрәҗәсенә лаек ясарга кирәк, - диде Мэр. –
Без ял иткән вакытлар белән чагыштырсаң, яхшырак. Ләкин ничек булырга мөмкин
шартлар белән чагыштырсаң, бу стандартлардан ерак”.
Моннан тыш, шәһәр
башлыгы 300 кеше сыярлык бер катлы кирпеч ашханәдә, медицина пунктында булды. Ул
медицина хезмәткәрләренә эшләрен сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәтен белдерде.
“Шундый шартларда
балаларның ял итүен, сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүегез өчен
рәхмәт, - диде И.Метшин лагерь җитәкчелегенә. – Элек лагерь 1200 кешегә
исәпләнгән һәм бик популяр иде. Ул хәзер дә популяр. Киләсе елга лаеклы шартлар
тудырырга тырышырбыз”.
Казан Мэры
лагерьның инфраструктурасын яхшыртырга, аерым алганда, лагерь
территориясендә футбол мәйданчыгы ясарга кушты.
Шәһәр башлыгы
белән лагерь территориясен тикшерүдә Киров һәм Мәскәү районы администрациясе башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнаштылар.