(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче август, Алсу Сафина). Казанда Бертуган Батталовлар урамында,
Оренбург трактыннан Белые Росы урамына кадәр (“М-14” микрорайоны) юлны
реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Октябрьгә юлны дүрт полосага кадәр
киңәйтергә планлаштырыла, биредә җәяүлеләр сукмаклары, велоюллар, яшел зона,
яктылык баганалары барлыкка киләчәк. Казан Мэры Илсур Метшин эшләр барышын
тикшергәндә билгеләп үткәнчә, юлны төзекләндерү Идел буе районының әлеге
микрорайонында яшәүчеләр очраткан проблемалар төенен чишәргә ярдәм итәчәк.
Эшләр бара торган
участокның озынлыгы 1,664 км тәшкил итә. Эшләр башланганчы биредә 7 м
киңлектәге ике полоса иде, яктылык, җәяүлеләр сукмаклары юк иде. Шәһәр башлыгына
подрядчы оешма “Алексеевскдорстрой” Марат Саттаров сөйләгәнчә, төзекләндерү
эшләреннән соң юл 16 м кадәр киңәячәк, 4 полоса булачак. Юлның ике ягында да
3-әр м киңлектәге җәяүлеләр сукмаклары, шулай ук 6 метрлы яшел зона булачак. Башкарма
комите җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев
аңлатканча, җәяүлеләр сукмакларына юлны икегә аеру өчен билге ясарга тәкъдим
ителә, нәтиҗәдә 1,2 м киңлектә велоюл булачак.
Эшләргә шулай ук
су, электр белән тәэмин итү, канализация, элемтә челтәрләрен, яңгыр канализациясен,
юл куркынычсызлыгы элементларын яңарту керә.
Марат Саттаров
сөйләгәнчә, эшләргә бүленгән акчаның яртысы диярлек челтәрләрне яңартуга китә. Бүгенге
көндә биредә эшләр график буенча бара, реконструкцияләү эшләренең 60 проценты
башкарылган. Эшләрне 20 октябрьгә тәмамларга планлаштырыла.
Шәһәр Мэры
ассызыклаганча, эшләрне сыйфатлы башкарырга кирәк. “Казанда әһәмияте булмаган
юллар юк. “М-14” микрорайонында йортларны тапшыргач, халыктан, бигрәк тә
яшьләрдән бик күп мөрәҗәгать кабул иттек. Эшләрнең беренче өлешен узган ел
башкардык. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге проекта 400 млн сум бүлеп
биргәне өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде Казан Мэры. – Юлны төзекләндерү проблемалар
төенен чишәргә ярдәм итәчәк”.
Илсур Метшин сөйләгәнчә,
биредә яшәүчеләр Казан Мэрының интернет-кабул итү бүлмәсенә, район башлыгына “М-14”кә
җәмәгать транспорты җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Юлны төзекләндергәннән
соң берәр маршрутны микрорайонга кадәр озынайту мәсьәләсе каралачак. “Әниләр
балаларын балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сырхауханәләргә йөртә алачаклар. Юлны
төзекләндереп бетергәнне көтәбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Күчмә киңшмәдә Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Главтатдортранс” директоры
Эдуард Данилов һ.б. катнашты.