(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче август, Ксения Швецова). Шәһәр Мэры Магистраль урамындагы
җәүялеләр сукмаклары белән 3,5 км озынлыктагы юлны төзекләндерү барышын
тикшерде. Биредә юл капламын алмаштыру эшләре белән бер үк вакытта җир асты
челтәрләре алмаштырыла. Бүгенге көндә эшләрнең 70 проценты башкарылган. Мэр
фикеренчә, әлеге юлны төзекләндерү һәм аны дүрт полосага кадәр киңәйтү Казанга чираттагы
“авырту ноктасыннан” котылырга ярдәм итәчәк.
Магистраль
урамындагы юл озак вакыт шәһәрдә иң начары булып саналды. Капиталь төзекләндерү
эшләре биредә 20 елдан артык башкарылмаган, ә чокырлар барлыкка килү суүткәрү
челтәрләренең төзек булмавы белән аңлатыла. “Элек монда иске суүткәргеч торды,
ул даими рәвештә эштән чыгып ага да, юл ишелә иде. Ел саен без аны
төзекләндереп тордык, ләкин барысы да уңышсыз иде”, - дип сөйләде Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Ул аңлатканча, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә хәл ителгән – җир асты челтәрләре
төзекләндерелгән. “Челтәрләрнең бер өлешен төзекләндердек, бер өлешен чистарттык,
3 километрга якынын – яңадан төзедек, - диде ул. – Юл тулысынча алмаштырыла,
элек ул тар, урыны белән 7 метрга кадәр булган булса, хәзер 14 метрга кадәр
җитә”.
Юл капламын,
тукталышларны, куркынычсызлык элементларын алмаштыру эшләреннән кала, эшләр
комплексына суүткәрү, элемтә, электр белән тәэмин итү, газ челтәрләрен яңарту
һәм яңгыр канализациясен ясау керә. Эшләр исемлегенә шулай ук тышкы яктырту
җайланмаларын алмаштыру да керә – 95 ут ноктасының 76-сы инде куелган.
Мэр билгеләп
үткәнчә, Магистраль урамы шәһәрдә иң начары иде, аны төзекләндерүне шәһәрлеләр
озак көтте. Шулай да капиталь төзекләндерү объектларын сайлаганда, беренче
чиратта, беренчел урамнарга игътибар бирелә. “Бу юл турында сәнәгать
предприятиеләре дә, шәһәрлеләр дә күп сөйләде. Ләкин без сайларга тиеш: 5 мең
кеше яшәгән районда юл төзекләндерергәме яисә 50 мең кеше яшәгәнендәме. Мондый вакытта
без өстенлекне күпчелеккә бирәбез, биредә, нигездә, сәнәгый зона бит, - дип
аңлатты И.Метшин. – Ләкин бу юл да мөһим роль уйный, шәһәрлеләр, предприятиеләр
бик күп мөрәҗәгать итте. Көтелгән финанслау өчен Президентыбыз Рөстәм
Миңнехановка, Хөкүмәттән хезмәттәшләребезгә рәхмәтемне белдерәм. Бу бик
катлаулы урын, җир асты челтәрләре буенча сораулар күп. Эшләр тәмамлангач, Казан
чираттагы “авырту ноктасыннан” котылачак”.
Юлны төзекләндерү,
эшләрен декабрь башында тәмамларга планлаштырыла. Эшләрне “Волга-Автодор” ҖЧҖ
башкара, юлны яңарту өче 622.8 млн сум бүлеп бирелгән.
Искәртергә кирәк,
быел юлларны төзекләндерү эшләренә 5,5 млрд сум бүленгән. Шул исәптән, 1,6 млрд
сум – “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектын гамәлгә ашыру өчен, 2,9 млрд
сум – Казанның урам-юл челтәрен тәртипкә китерер өчен, 1 млрд сум – йорт территорияләрен
төзекләндерү өчен.
Күчмә киңәшмәдә Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм подрядчы
оешмалар вәкилләре катнашты.