(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче июнь, Ксения Швецова). Киләсе уку елында Азино-2 микрорайонында
Минск урамында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ишекләрен ача. Заманча уку
йорты микрорайон мәктәпләрендә урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәчәк, шулай ук Офицерлар
һәм Вознесенское бистәләрен бушатачак, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. Ул яңа
объект төзелешен тикшерде һәм мәктәпне балаларның күп яклы үсешен тәэмин
итәрлек эчтәлек белән тутырырга кушты.
Яңа мәктәптә 1-11
класслар булачак. Барлыгы 24-әр укучыдан 51 уку төркеме быелачак: 1-4 класслар
– 20 төркем, 5-9 класслар – 25 төркем, 10-11 класслар – 6 төркем. Булачак мәктәп
директоры Светлана Галинова сөйләгәнчә, мәктәптә барлыгы 65 педагог эшләячәк.
“Ак таш” ҖЧҖ
төзегән мәктәп, проект буенча, берничә функциональ зонага бүленәчәк. Башлангыч балалар
өчен класслар аерым блокка җыелган. Анда уку бүлмәләре, уен һәм йокы бүлмәләре
каралган. Икенче блокта югары классалар өчен бүлмәләр урнашачак.
Мэр бассейны
карап чыкты, бүгенге көндә аның төзелеше тәмамланып килә. Мәктәптә ике бассейн
була: зурлар һәм балалар өчен. Балалар уңайлылыгы өчен чишенү өчен бүлмәләр,
юыну бүлмәләре, бәдрәф оештырылачак, шулай ук тренерлар һәм шәфкать туташы өчен
бүлмәләр каралган.
Спортзаллар комплексы
зур (30х15 метр) һәм кече (24х12 метр) заллардан тора. Анда җиһазлар өчен аерым
бүлмә, чишенү өчен бүлмәләр, юыну бүлмәләре, бәдрәф булачак. Биредә атнага 102
физкультура дәресе узачак.
Аерым игътибар
балаларның иҗади үсешенә биреләчәк – мәктәптә 560 урынлы актлар залы төзеләчәк.
Ул эстрада җайланмалары белән җиһазландырылачак.
“Казанның азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты” директоры Гүзәл Ананьева Мэрга булачак ашханә
проектын тәкъдим итте. Биредә, Казанның барлык яңа мәктәпләрендәге кебек үк,
мәктәп рестораны эшләячәк.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, мәктәп югары таләпләргә җавап бирә. “Мондый мәктәптә эшләргә дә,
укырга да кызыклы булачак. Ул заманча җиһазландырылган. Төзүчеләребез тикшерелгән
– балалар өчен йөрәкләрен биреп эшлиләр”, - диде Мэр һәм күрше микрорайоннарга
йөрергә туры килгән балаларга бу бик зур бүләк булачак, дип өстәде. “Азино-2
микрорайонында мәктәпләр тулыланышы белән катлаулы хәл, һәр мәктәп ике сменада
эшли, диярлек. Яңа мәктәп бу микрорайонны гына түгел, Офицерлар һәм
Вознесенское бистәләрен дә бушатачак, - диде Мэр. – Хәзер яхшы педагоглар
коллективы булдырырга һәм мәктәпне кызыклы эчтәлек белән тулыландырырга кирәк”.
Күчмә киңәшмәдә
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һ.б. катнашты.
Искәртергә кирәк,
Казанда тагын берничә мәктәп төзелә. 2018-2019 уку елында “Светлая долина”, “Салават
күпере” торак комплексларында, киләсе елда “Весна” торак комплексында яңа
мәктәпләр ачылачак.