(Казан шәһәре KZN.RU,
12-нче июнь). Ике көннән Татарстан башкаласында FIFA Җанатарлар фестивале
мәйданчыгы ачыла, ә бүген “казан” тирәсендәге территория Россия көнен бәйрәм
итүнең төп мәйданчыгы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
“Бүген илебезнең
иң төп бәйрәме – Россия көне, - диде Рөстәм Миңнеханов мәйданчыкта җыелучыларны
сәламләп. – Әлеге бәйрәмне бергәләп, уңышлар, казанышлар, яңа объектлар белән
билгеләп үтәбез”. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казанда һәм республикада
төбәкне үстерү өчен, халык өчен күп эш башкарыла. “Һичшиксез, без илебез белән
горурланабыз. Россия көчле булырга тиеш, ә Татарстан моңа үз өлешен кертергә
тиеш. Без моңа әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты
котлавыннан соң Россия гимны яңгырады, аны катнаш хор һәм Татарстанның
атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкардылар.
“Казан” Гаилә
үзәге каршындагы мәйданчыкта концерт программасы көн уртасында башланды һәм
19.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Шәһәрлеләр һәм кунаклар каршында “Большой куш”,
“Мураками” төркемнәре, шәһәр һәм республиканың иң яхшы башкаручылары, “Созвездие
– Йолдызлык” лауреатлары, шулай ук “Дискотека авария” төркемнәре чыгыш ясады. Чара
кысаларында Казан студент хезмәт отрядлары активистлары федераль әһәмияткә ия
булган объектлар төзелешенә юлламалар алачак. Бәйрәм Россия көненә багышланган
бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Искәртергә кирәк,
җанатарлар фестивале мәйданчыгының тамашачыларны кабул итәргә әзерлеген узган
атнада Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Җанатарлар фестивале 14 июньдә ачыла
һәм эшен 15 июльдә тәмамлый. Мәйданчыкка берьюлы 25 мең кеше сыя. Биредә ике
экран куелган – алар аркылы матчлар барышы турыдан-туры тапшырылачак. Бүген мәйданчыкны
беренче булып шәһәрлеләр бәяләде.
Бәйрәм алдыннан Татарстан
Президенты һәм Казан Мэры яңа променад буйлап – “Кәҗә Бистәсе” метро
станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәр җәяүләп уздылар. Биредә уңайлы
җәяүлеләр зонасы һәм велоюл төзелгән, аерым игътибар яктыртылыш һәм
видеокүзәтүгә бирелгән, кече архитектура формалары урнаштырылган, яңа арт-объектлар
куелган.
Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан Мэры төзекләндерелгән зонаны карап чыктылар, “Татмедиа” бинасы янында
“1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында илне яклаган журналистлар һәм
полиграфистлар истәлегенә” һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Матбугат йорты
каршындагы мәйданчык бүген “Казан укый, Татарстан укый” китап фестивале уза.
Язучы Гүзәл Яхина Татарстан Республикасы Президенты белән сөйләшеп торды һәм
аңа яңа чыккан “Дети мои” китабын бүләк итте.
Татарстан Президентын
һәм Казан Мэрын ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Премьер-министры
урынбасары Ләйлә Фазлыева һ.б. озата йөрде.