(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне
Ураза бәйрәме белән котлады.
“Хөрмәтле
казанлылар!
Сезне Ураза
бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәм ислам
динендә төп бәйрәмнәрнең берсе булып тора, ул изге Рамазан аеның тәмамлануын
белдерә. Ул рухилык һәм югары әхлакый нормаларны символлаштыра һәм яңару,
камиллеккә омтылу, игелек эшләргә әзер булу, мохтаҗларга ярдәм итү шатлыгын
гәүдәләндерә.
Казан – уникаль дини
традицияләргә ия булган шәһәр, биредә мөселманнар башка конфессияләр вәкилләре
белән, тарихыбызны, телебезне һәм мәдәниятебезне саклауга өлеш кертеп, рухи
тамырларны торгызуда актив катнашалар.
Әлеге бәйрәмнең
тирән әхлакый мәгънәсе алга таба да конфессияләрнең бер-берсе белән тыныч
яшәүләренә, күп милләтле шәһәребездә бердәмлек саклануга нигез булып торыр, дип
ышанам.
Изге Ураза
бәйрәме һәр йортка җылылык һәм шатлык, тынычлык һәм иминлек алып килен.
Сезгә сәламәтлек,
бәхет, тынычлык һәм игелекле башлангычларда уңышлар телим!
Ураза бәйрәме
мөбарәк булсын!”, - диелә котлауда.