Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре үтте
ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче июнь). Ураза бәйрәме уңаеннан Казан мәчетләрендә бәйрәм чаралары
үтте. Галиев мәчетендә узган бәйрәм вәгазендә Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин һ.б. катнашты.
Бәйрәм вәгазен
һәм намазны Казанда Галиев мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил
хәзрәт Сәмигуллин уздырды.
Мөфти Россия
Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановның ураза тәмамлану уңаеннан юллаган телеграммаларын укыды.
Вәгазендә Камил
хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аендагы уразаның зарури булуын искәртте, шул хактагы
аятләрне һәм Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен исәк төшерде. Мөфти сүзләренчә,
Рамазан аендагы уразаны тоту кешенең тәнен дә, рухын да баета.
Шуннан бәйрәм
намазы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.