(Казан шәһәре
KZN.RU, Ксения Швецова, 28-нче май). Казанны комплекслы яшелләндерү эшләре
кысаларында ел башыннан 4 мең агач һәм 20 мең куак утыртылды. Хәзерге вакытта
планлаштырылган эшләрнең 60 проценты башкарылган. Бу хакта бүген эшлекле
дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Бүген шәһәрдә
чәчәк түтәлләре утырту буенча эшләр бара – алар 19 мең квадрат метр мәйданны
билиячәк. Чәчәк түтәлләреннән башка шәһәрдә күләмле чәчәк фигуралары ды барлыкка
киләчәк.
Моңа кадәр
урнаштырылган чәчәк фигуралары яңартылачак. Яңа чәчәк бизәлешле объектлар да
барлыкка киләчәк – бу Вахитов һәйкәле битен ныгыту һәм яшелләндерү, Бауман
урамында сәгать янында декоратив чәчәкләр. Елга порты янында 500 кв.м мәйданда яруслы
чәчәклек булдырырга планлаштырыла.
Моннан кала, “Чәчәк
атучы Казан” проекты кысаларында шәһәрлеләр һәм оешмалар йорт фасадларын,
территорияләрен чәчәккә күмәләр.
Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәрлеләргә һәм оешмаларга “Чәчәк атучы Казан” проектында катнашулары өчен
рәхмәтен белдерде: “Шәһәрне төзекләндерүгә өлеш керткән битараф булмаган
шәһәрлеләргә, кече һәм урта бизнеска, эре предприятиеләргә рәхмәтемне белдерәм”.
Чыгышы азагында И.Куляжев
искәрткәнчә, “Чәчәк атучы Казан” кысаларында “Әкият” курчак театры каршында июньнән
сентябрьгә кадәр дүртенче тапкыр “Чәчәк фестивале” үтәчәк.