(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче май, Ксения Швецова). 15 июньгә Кабан күле яр буе
территориясенең беренче өлеше, шулай ук Декабристлар урамындагы бульвар ачыла. Агымдагы
елга төзекләндерү планнары турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Быел Казанда 8
объектны төзекләндерергә планлаштырыла. Кайбер объектлар футбол буенча дөнья
чемпионатына ачылачак, калганнарын агымдагы елның сентябренә тәмамларга
планлаштырыла.
И.Куляжев хәбәр
иткәнчә, соңгы 7 елда Казанда 60 объект төзекләндерелгән һәм төзелгән. Аларның гомуми
мәйданы 125 га тәшкил итә. Бүген шәһәрдә 140 парк һәм сквер исәпләнә, аларның
мәйданы – 367 га. Быел төзекләндерү эшләре моңа кадәр күрелмәгән шартларда
барачак – бу эшкә республика һәм федераль бюджеттан 1 млрд 258 млн сум
бүленгән. Чагыштыру өчен – узган елда бу сумма 763 млн, ә 2016, 2015 елларда
300-әр млн сум тәшкил иткән.
Яңа объектлар
арасында Карбышев урамындагы паркны төзекләндерү, Декабристлар, Фучик,
Әпсәләмов урамнарындагы бульварларны төзү каралган.
“Крылья Советов” паркын
төзекләндерү кысаларында Ленин ис. мәдәният сараен төзекләндерү эшләрен
тәмамларга планлаштырыла.
Шәһәрлеләрне FIFA
Җанатарлар фестиваленнән калачак яңа объектлар да шатландырачак. Бүген шәһәрдә “Казан”
гаилә үзәге территориясен комплекслы төзекләндерү эшләре дәвам итә.
15 июньгә Кабан
күле яр буен төзекләндерү эшләренең беренче этабын тәмамларга планлаштырыла. И.Куляжев
сөйләгәнчә, Г.Камал театрыннан Планета Фитнес территориясенә кадәр җәяүлеләр
зонасы һәм велоюллар, видеокүзәтү , кече архитектура формалары булачак.
“Алтын” сәүдә
рәтләре янында фиточистарту системасы урнаштырылачак, алар күл суын
чистартачак. Мондый технология республикада әлегә кадәр файдаланылмады, бу
уникаль проект булып тора”, - диде И.Куляжев.
Сәлимҗанов
урамындагы ярымутрау зонасында су үсемлекләре белән каскадлар, күзәтү
мәйданчыгы булачак. Г.Камал ис. театр янында балалар мәйданчыгы барлыкка
киләчәк.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында 2020 елга
кадәр төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре буенча сораштыру уздырылды. 2019
елга кадәр төзекләндереләчәк объектлар исемлеге әлеге сораштыру нәтиҗәләре
буенча төзеләчәк. Теге иясә бу территорияне төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне park.tatar
интернет-порталында калдырырга мөмкин.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда Казан әлеге өлкәдә зур уңышларга иреште.
“Теләсә нинди максатка ирешү нигезе булып системалылык тора.Казан моны ачык
дәлилли. Кечкенә генә адымнардан башлап, 10 елда шундый нәтиҗәләргә ирештек, -
диде И.Метшин. – Быел әлеге максатларга 1 млрд 260 млн сум бүленде. Моның өчен
республикабыз Президентына рәхмәт”.
Шәһәр башлыгы искәртеп
үткәнчә, шәһәрлеләрне төзекләндерү темасы РФ Президенты Владимир Путин Юлламасында
да яңгырады. “Беренче тапкыр Президент юлламасында җәмәгать киңлекләрен
төзекләндерүне милли идея буларак ишеттек, - диде И.Метшин. – Үзебезгә карата
таләпләрне арттырырга кирәк, ә ресурслар табылыр”.
Быел Казан үз
өстенә төзекләндерү буенча зур йөкләмә алды, шул ук вакытта эшләрнең күбесе футбол
буенча дөнья чемпионаты вакытында туктап торачак, моңа карамастан, барлык эшләр
дә ахырына җиткереләчәк, дип билгеләп үтте Мэр.