(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче май, Ксения Швецова). 1 июньнән паркларда бай җәйге программа
старт ала. Ул “ЯСНО” проекты концепциясе белән берләштерелгән, аерым тематик
юнәлешләрдән тора һәм төрле кешеләр өчен төрле форматта чаралар тәкъдим итә. Быел
беренче тапкыр җәмәгать киңлекләрендә программа төзү белән Парклар һәм скверлар
дирекциясе шөгыльләнде. Җәйге сезонда паркларда планлаштырылган чаралар турында
эшлекле дүшәмбедә дирекция директоры Алсу Сәетова сөйләде.
А.Сәетова
билгеләп үткәнчә, проект исемен төрлечә аңлатырга мөмкин. “Ясно” сүзен ишектәч,
якты җәйге көн күзаллана. Ә бу сүзне аббревиатура буларак карасак, аның
мәгънәсен киңәйтергә мөмкин: Я Стремлюсь к Новым Открытиям, Я Создаю Новое
Общество яисә Яңарыш Сәнгать Ният Омтылыш”, - диде А.Сәетова.
Стрит-арт
юнәлешенә яңадан үсәргә мөмкинлек бирү өчен шәһәр паркларында рәссамнарга урын
биреләчәк. Беренче стрит-арт объектлар, җәйге сезон ачылу уңаеннан, “Черек күл”
паркында барлыкка киләчәк. Яшьләр көнендә стрит-арт фестиваль Горки-Әмәт
урамнында үтәчәк.
Чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, паркларга йөрүчеләр арасында эко-культураны үстерү аерым юнәлеш
булып барачак. Гадәттәгечә, эко-чаралар өчен төп мәйданчык булып Горки-Әмәт
урманы торачак. 1 июньнән парк террториясендә даими рәвештә экоквестлар, ә
экоүзәк мәйданчыгында мастер-класслар, лабораториумнар, интерактив дәресләр
узачак.
Эко-юнәлешнең тагын
бер үзенчәлеге – Горки-Әмәт урманында беренче шәһәр бакчасы ачылу. А.Сәетова
сөйләгәнчә, Европа паркларында бу киң кулланыла торган тәҗрибә, күптән түгел ул
Мәскәүнең дә кайбер паркларында барлыкка килде. Масхус аерылган зонада балалар
бакча үсемлекләре, нигездә, яшелчәләр утырта, аларның үсүен күзәтә, ә көзен
җыеп ала алачак.
“Жизнелюб”
проекты кысаларында паркларда аерым программа әзерләнгән, алар 7 җәмәгать
киңлегендә узачак. “Әлеге проект кысаларында без буыннар бәйләнешен ныгытырга
телибез. “Әби белән иртәнге аш” проектын гамәлгә ашыра башладык. Ул уңган
хуҗабикәләрнең яшьләр белән үзләренең тәҗрибәләре, рецептлары белән уртаклашуны
күз уңында тота”, - дип сөйләде А.Сәетова.
Мәдәни программада
музыкаль проектларга да урын бирелгән. “Черек күл” паркында фортепиано барлыкка
киләчәк, аларда һәркем уйный алачак. Быел беренче тапкыр балалар музыка
мәктәпләренең хисап концертлары паркларда узачак.
Җәйге сезонны ачу
кысаларында, 2 июньдә, дирекция “Смена” заманча мәдәният үзәге белән берлектә “Черек
күл” паркында китап кибете ача. Биредә буккроссинг (китаплар алмашу )
оештырыла.
А.Сәетова сүзләре
буенча, җәйге программада гастрономик проектларга зур игътибар бирелә. Туризм
үсешенә булышлык итү комитеты Горький паркында “Тәмле Казан” фестивален
уздырачак, ә җәй дәвамында төрле мәйданчыкларда 5-6 гастро-уикэнд узачак.
Көндез генә
түгел, төнлә дә казанлыларны бай мәдәни программа көтә. “Июньнән парклар буенча
төнге квестлар башлана, алар шәһәр тарихына һәм фәнни-популяр юнәлешләргә
багышланачак. Закон тарафыннан урнаштырылган тынычлык режимы безне паркларда
тынлык кичәләре үткәрергә илһамландырды”, - диде А.Саетова.
Программа 1
июньдә – Балаларны яклау көнендә старт алачак. Бәйрәм уңаеннан Горки-Әмәт урманында
балалар өчен зур бәйрәм оештырыла.
“Крылья Советов”
паркында “Балачак кыллары” кыллы музыка кораллары фестивале үтәчәк.
Горки-Әмәт
урманында рәсми рәвештә памп-трек ачыла. Республиканың велоҗәмәгатьчелеге өчен
бу көтелгән вакыйга булып тора.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, парклар ял итү зонасы гына түгел, ә мәдәни
мәйданчыклар да булырга мөмкин. “Төп приоритетыбыз – паркларда уңайлылык һәм
куркынычсызлык. Һәрбер паркның үз юнәлеше булу да мөһим. Төрле мәдәни
чараларның байлыгы казанлылар өчен паркларда тормышны да баетачак”, - диде Мэр.