(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы май). Бүген Казан Теннис академиясендә VI республика ифтары
уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казани Мэры
Илсур Метшин, Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, шулай ук социаль яктан
якланмаган катлам вәкилләре: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре
ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр катнашты.
Мәҗлес кунакларын
ТР Дәүләт һәм фольклор музыкасы ансамбле һәм “Саф” ансамбле нәшид һәм мөнәҗәтләр
башкарып каршы алды. Ифтар, гадәттәгечә, Коръән сурәләрен укудан башланды.
Сәламләү сүзе белән кунакларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
мөрәҗәгать итте. Авыз ачу вакыты җиткәч, ифтарда катнашучылар җәмыгъ намаз
укыдылар.
Намаздан соң кунакларны
мәҗлес өстәле көтте. Оештыручылар кунакларны каршы алуга, җәмыгъ намазын
оештыруга, ризыкларны бирүгә һәм соңыннан җыештыруга өч йөздән артык волонтер җәлеп
иткән иде. Искәртергә кирәк, быел ифтар ике көн булачак: бүген, 26 майда, –
ирләр өчен, иртәгә, 27 майда, – хатын-кызлар өчен.
Авыз ачуга ук
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралаштылар.
Аерым алганда,
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча
ул “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли. Әле генә Казанда
узган Kazansummit-2018 халыкара форумында ислам дөньясының күп кенә вәкилләре
катнашты. искәртеп узды.
Ифтар уздыру
турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гореф-гадәтләрне саклау
республика һәм илебез өчен бик мөһим булып тора. Аныың сүзләре буенча, бүген
илебездә гражданнарның дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен барлык шартлар
да тудырылган. “Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, моның өчен бөтен шартлар бар,
без моның өчен күп милләтле илебез җитәкчелегенә рәхмәтле”, – дип китерә Рөстәм
Миңнеханов сүзләрен Президент матбугат хезмәтен.