(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче май). Казансу елгасының уң як ярындагы Түбән Заречье дамбасы
территориясен комплекслы үзләштерү планын булдырырга. Шундый тәкъдим белән ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихи үзәгендә объектларны
реконструкцияләү һәм төзелеше белән танышу барышында чыкты.
Маршрутның беренче
ноктасы Кави Нәҗми ур., 18 адресы буенча урнашкан “СОлНЦе” урта белем интернат
мәктәбенә 4 катлы янкорма төзелеше булды. Шуннан соң республика башлыгы “XVIII
гасыр Дворяннар собраниесе кунакханәсе бинасы” (Рәхмәтуллин ур., 6/9), “Пискунов
йорты, 1841 ел” (архитектор Петонди) һәм “1873 елда әлеге йортта Николай Бауман
туган һәм яшәгән” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын карады. Биредә Рөстәм
Миңнехановка Рәхмәтуллин – К.Нәҗми – Профсоюз – М.Җәлил тарихи кварталын реконструкцияләү
эшләре барышын сөйләделәр.
Моннан кала,
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Лобачевский ис. лицей директоры
Елена Скобельцина ТР Президентына Рәхмәтуллин, 2/8 уку бинасын киңәйтү идеясе
белән чыктылар. Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына бу тәкъдимне
карарга һәм эшләрнең план-графигын әзерләргә кушты.
Икенче нокта
булып “Грандотель” кунакханәсе” мәдәни мирас объектына торды. Хәзерге вакытта
монда проектлау эшләре бара.
Казансу елгасы
буендагы Түбән Заречье дамбасында Рустәм Миңнехановка җәяүлеләр зонасы һәм
күңел ачу объектлары төзелеш проектларын күрсәттеләр. Республика башлыгы
белдергәнчә, бу территорияне үзләштерү һәм үстерү буенча комплекслы план
эшләнергә тиеш. Шунда ук Рөстәм Миңнехановка Адмирал бистәсе территориясендә
Казан адмиралтействосының 300 еллыгын бәйрәм итү чараларының планын тәкъдим
иттеләр. Рөстәм Миңнеханов планнарны хуплады, шулай ук Кече Мәскәү урамындагы
янгын каланчасын реконструкцияләү эшен башларга кушты.
Азакта ТР
Президенты “Храм-памятник Спаса Нерукотворного “Памятник павшим воинам”
федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын (Киров дамбасы, 2)
реконструкцияләүнең барышы белән танышты. Реставрация барышы турында фикер
алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан да катнашты.
Чарада ТР
төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгариф һәм фән
министры Рәфис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, подрядчы оешмалар, ТР Президенты
каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре һ.б. катнашты.