(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Казанда Горький ис. паркта масштаблы хәйрия ярминкәсе “Ярдәм bazaar” үтә. Анда 40 дизайнер, һөнәр остасы,
кибетләр, шоурумнар вәкилләре, рестораторлар катнаша, алар керемнәренең 20-100
процентын хәйрия максатларына һәм шәһәр фондларына җибәрәчәк. Ярминкәдә шәһәр
Мэры Илсур Метшин булды. Ул катнашучылар белән аралашты һәм аларга актив тормыш
позицияләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Ярдәм bazaar”
Казанда икенче тапкыр уза. Быел ярминкәгә 7 хәйрия фонды кушылды, алар арасында
– Альпари, “Детские
домики”, “Трамплин”, Роналд Макдоналд йорты,
“Благие дела”, “Звезда”.
Сәүдә рәтләре сәхнәнең
ике ягында да урнашкан. Иртәгә “Black star” командасы йолдызы Клава Кока
сәхнәдән “Яшел фитнес” проектына старт бирә һәм казанлылар белән шөгыльләнәчәк.
Ярминкәдә тәкъдим
ителгән товарлар кунаклар арасында популяр, кешеләр аеруча сувенирлар, кулдан
эшләнгән бизәнү әйберләре, уенчыклар, китаплар, киемнәр, тәм-томнар алалар.
Ярминкәне оештыручы
Диана Шмидт сүзләре буенча, ярминкә балалар тырышлыгы һәм мәктәпләрдә уздырыла
торган ярминкәләр ярдәмендә популярлык казанды. “Оешмаларның ярминкәдә җыелган
керемнәренең бер өлешен хәйрия максатларына күчерүләре бик шатландыра. Катнашучылар
саны да арта”, - диде Д.Шмитд.
Күп кенә
эшмәкәрләр өчен “Ярдәм bazaar” – үзләренең продукциясе белән таныштыру өчен
яхшы мөмкинлек. Мәсәлән, быел ярминкәдә Алиса Кузнецова катнаша, ул биотуңдырма ясый. Әлеге продукция Казан
Мэры Илсур Метшинда кызыксыну уятты. Алиса Кузнецова сөйләгәнчә, әлеге
туңдырманың үзенчәлеге – аның натураль продуктлардан торуында һәм составында пребиотиклар
булуында. И.Метшин туңдырма составында шикәр булу-булмавы белән кызыксынды. “Бездә
составында шикәр булмаган диетик туңдырмалар да бар. Әлегә без кешеләрне
продукциябез белән таныштырабыз гына”, - диде ул.
Мэр хәйрия
фондлары тәкъдим иткән товарлар төрлелегенә игътибар итте. Алар төрле авырулар
белән авыручы балалар тарафыннан дәвалану курслары вакытында ясалган, дип
билгеләп үтте “Трамплин” хәйрия фонды директоры Эльвира Осокина.
“Альпари” хәйрия
фонды шәһәр ярминкәләрендә актив катнаша. Алар тәкъдим иткән әйберләр дә шулай
ук төрле авырулы балалар тарафыннан дәвалану курслары вакытында ясалган. Илсур
Метшин фонд файдасына акча салды һәм аның вәкилләренә шәһәрлеләргә актив ярдәм
итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Ярминкәдә катнашучылар
өчен фудкорт оештырылган, анда шәһәрлеләрне 21 рестораны һәм кафесы үзләренең ашлары
белән сыйлый. Маркетның күңел ачу чаралары арасында лекцияләр, мастер-класслар
каралган.
Кичке якка һава торышы
үзгәрмәсә, 20.30 сәгатьтә маркет мәйданчыгында “1+1” фильмы күрсәтеләчәк.
Иртәгә, 27 майда,
“Ярдәм bazaar” 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кунакларны күңел
ачу чаралары, концерт, уеннар, мастер-класслар һәм “Яшел фитнес” проекты
кысаларында Клава Кока белән күнегүләр көтә. Маркет тере музыка белән
тәмамланачак – 18.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең иҗат коллективлары
чыгыш ясаячак.
Ярминкәдән соң “Парклар
һәм скверлар дирекциясе” МБУ директоры Алсу Сәетова Мэрны парклар
территориясендә стационар булмаган сәүдә оештыру концепциясе белән таныштырды.
Чарада Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Вахитов һәм Идел буе
районнарының администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнаштылар.