(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче май, Екатерина Виславская). Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья
чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобу партиясе алды. “Минск
автомобиль заводы” ААҖ чыгарган автобусларның двигательләре Евро-5 экологик стандартына туры килә. Казан Мэры Илсур Метшин Беларусь Республикасының
Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән
автобусларны карап чыкты һәм транспортның тәэмин ителешен югары бәяләде.
Автобуслар колонна
булып Меңьеллык мәйданында төзелгән. Аларның һәркайсы билгеле бер транспорт
предприятиесенә беркетелгән һәм инде эштә дә сыналган: автобусларны “ПАТП-2”, “ПАТП-4”,
“КПАТП-9”, “УМ-4” алган.
Яңа модель
автобусларның үзенчәлеге турында Мэрга автобус йөртүчеләр сөйләде. Моңа кадәр
шәһәр урамнарында “МАЗ-103” автобуслары йөргән, “ПАТП-2” автобус йөртүчесе Альфрэт
Абдуллин сүзләре буенча, алар “МАЗ 203” автобусларыннан калыша. Әлеге модель
тулысы белән түбән идәнле, алар аппарель (ачылмалы пандус) белән
җиһазландырылган. Автобусларда йомшак урындыклар, камилләштерелгән вентиляция системасы
урнаштырылган, ә автобусның эчендә һәм периметрында дүрт камера куелган, алар
язмаларны йөртүче кабинасындагы мониторга чыгарып бара. Автобусларда 28
урындык, гомуми пассажир сыешлылыгы – 105 кеше. Техник үзенчәлекләре – Mercedes
маркалы двигатель һәм автомат күчерү коробкасы.
Казан Мэры автобусларны карап чыкты. “Һичшиксез,
яңа вакыйга безне яңа үрләргә этәрә. Күчмә составны Универсиадага яңарткан
идек, һәм менә хәзер. Автотранспортчыларыбыз техниканың 50 проценка якынын
алыштырдылар инде. Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да
шәһәргә калачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы бер
автобус эченә керде. Салон буенча экскурсияне ПАТП №2 МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин уздырды.
“Иң беренче чиратта,
берлорус партнерларыбызга хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне белдерәм. 11 ел элек
алардан автобуслар алган идек, шул 50 автобусны хәзер дә юлларда очратабыз. Хәзер
алар – шәһәребезнең җәмәгать транспорты йөзе. Иң мөһиме пассажир канәгать
булсын, - диде шәһәр башлыгы. – Бу хезмәт күрсәтүнең яңа дәрәҗәсе. Казанда
өстенлек җәмәгать транспортына бирелүен теләсәк, югары стандартларга ирешергә
кирәк”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, агымдагы үзгәрешләрдән соң Казанның күчмә составы илдә иң яңалардан
берсе булачак: автобус паркының 45% яңара – 748 автобусның 351-е.
Транспорт
комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, Казанда күчмә состав даими
рәвештә яңарып тора. Ул өстәгәнчә, яңа автобуслар Россиядә иң югары Евро-5 стандартына туры килә. Дизель
автобуслардан тыш шәһәр предприятиеләре якын арада газ ягулыгында йөри торган
104 автобус алырга планлаштыралар.
Шулай итеп,
автобус паркын яңарту күпчелек шәһәрлеләргә кагыла. 2017 елда шәһәрнең пассажир
транспорты 257,3 млн. пассажир йөрткән.
Чарада Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм шәһәрнең автотранспорт
предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.