(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы май, Ксения Швецова). Казан “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясенә
кушылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары портретларын тотып, шәһәрнең
үзәк урамнарыннан 163 мең казанлы үтте. Хәтер акциясе төрле яшьтәге, төрле
милләт һәм дини ышанулы кешеләрне берләштерде. Акциягә республиканың беренче
затлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм
ведомстволары һәм Башкарма комитет вәкилләре кушылды.
Катнашучылар 13.00
сәгатьтә җыела башлады. Беренче минутлардан ук җыелу урынына сугышта катнашкан
туганнарының портретларын тотып, меңләгән кеше килде. Җыелган кешеләр үзләренең
гаиләләренең тарихлары һәм истәлекләре белән уртаклашты.
Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Үлемсез полк” йөрешен
җитәкләде. Аның кулында әтисе ягыннан агасы Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы
портреты иде. Агасы фронтка 19 яшендә киткән, 359 нчы полк составында сугышкан.
1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янындагы аяусыз сугышта һәлак булган.
Алдагы рәтләрдә
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев
әтисе Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт портретын тоткан, аның әтисе Мәскәү янындагы
сугышларда авыр яраланган һәм 1942 елда туган ягына җибәрелгән. Аннары Шәрип
Шәймиев 25 ел буена Актаныш районында колхоз рәисе булып эшләгән.
Казан Мэры Илсур
Метшин маршка әтисе ягыннан бабасы – Мөзәгыйть Мөхәммәтша улы Метшин портреты
белән чыккан. Ул сугышны үтә – беренче көннәрдән 1945 елда яулап алынган Җиңүгә
кадәр, биш тапкыр яраланган, ике тапкыр контузия алган.
Йөреш барышында
акциягә яңадан-яңа кешеләр кушыла барды. Шәһәрлеләр барлыгы ике километрга якын
юл үттеләр. Ирек мәйданы – Карл Маркс ур. – Лобачевский ур. –Кремль ур. –
Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы маршруты буенча йөрделәр. Биредә акциядә
катнашучылар өчен концерт оештырылган – шәһәрлеләр өчен шәһәрнең һәм
республиканың танылган коллективлары чыгыш ясады.
Йөрештә барлыгы
163 мең кеше катнашты. Моның кадәр масштаблы чараны оештырырга волонтерлар
ярдәм итте – быел аларның саны 500-гә җитте.
“Үлемсез полк” –
Бөек Ватан сугышы буыны турында хәтирәләрне саклау буенча Бөтенроссия хәрәкәте.
Хәрәкәттә катнашучылар ел саен Җиңү көнендә сугышта катнашкан туганнары – армия
һәм флот ветераннары, партизаннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьлар тоткыннары,
блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, сугыш чоры балалары һәм Бөек Җиңүне яуларга
өлеш кертүчеләрнең портретларын тотып, шәһәрләр урамнарында колонна булып
узалар. Беренче тапкыр йөреш 2011 елда Томск шәһәрендә үткән, бүген ул 80
дәүләт һәм территорияне үз эченә ала.
Казан ел саен
акциядә катнашучылар саны буенча лидер шәһәрләрнең берсе булып тора. Узган ел
100 мең кешенең катнашуы көтелде, нәтиҗәдә 120 кеше катнашты. Ә Татарстан бүгенге
көндә катнашучылар саны буенча Россиядә өченче урында тора.