(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы май, Алсу Сафина). Казан гаризонының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең
73 еллыгына багышланган хәрбиләр парады Меңьеллык мәйданында үтте. Парадта ике
меңгә якын хәрби хезмәткәр, кадет класслары тәрбияләнүчеләре, Татарстанның яшь
армиячеләр хәрәкәте вәкилләре катнашты. Моннан кала, парадта заманча хәрби
техника һәм Бөек Ватан сугышы еллары техникасын, шул исәптән легендар “Катюша”
һәм Т-34 танкын күрергә мөмкин иде. Парадта Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Иртәдән Меңьеллык
мәйданында казанлылар һәм шәһәребез кунаклары җыела башлады. Бүгенге кояшлы
көндә йөзләгән шәһәрле гаиләләре белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм
тыл хезмәтчәннәрен искә алырга һәм Казан гарнизоны йөрешен күрергә, дип килгән.
Гадәттәгечә, парад
алдыннан Җиңү көне хөрмәтенә төп бәйрәм мәйданчыгында театральләшкән пролог
күрсәтелде. Бию һәм вокал номерлары сугыш авырлыгы, тылда хезмәт иткәннәрнең
катлаулы тормышы, җиңү шатлыгы турында сөйләделәр. Артистлар чыгышлары сугыш
чоры видеохроникасы һәм фотосурәтләре белән үрелеп барды. Тамашачыларга Бөек Ватан
сугышында катнашкан татарстанлылар турында да әйтеп үттеләр.
Прологны трибуналардан
Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре күзәтеп барды, алар сугыш
елларын искә алып, күз яшьләрен тыя алмадылар.
Театральләшкән прологтан
соң чараның тантаналы өлеше башланды. А.Александровның “Священная война”
музыкасы астына мәйданга Казан югары танк училищесы мактаулы караул ротасының хәрбиләр
төркеме Россия, Татарстан флагларын һәм Җиңүнең легендар байрагын алып
чыктылар.
Илебезнең төп
бәйрәмнәреннән берсе белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин
котлады – гадәт буенча Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан хәрби парадның турыдан-туры
трансляциясе оештырылды. Ил башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм “һәр гаилә
өчен, илебез өчен иң изге бәйрәм, гомуммилләт горурлыгы һәм мәңгелек, сүнмәс
хәтирә бәйрәме булды һәм булачак”.
“73 ел элек Бөек
Ватан сугышы тәмамланды, нацизм җимерелде, аның вәхшилекләренә нокта куелды,
дөньяны басып алу турындагы җинаятьчел планнары юк ителде, - диде В.Путин. – Озак
еллар көтелгән Җиңү сүзе тиз арада бөтен дөнья буйлап таралды. Ул вакытта илләр,
халыклар Советлар Союзы Икенче бөтендөнья сугышына нокта куйганны, әлеге
батырлыкны безнең солдат һәм безнең халык кылганны аңладылар”. Ил Президенты искәртеп
үткәнчә, Җиңү зур югалтулар аркылы яуланды.
“Халкыбыз аяусыз
көрәште, - диде ил башлыгы. – Үзләре турында уйламыйча, батырларча хатын-кызлар
да, балалар да хезмәт куйды. Ватан өчен, Җиңү өчен. Илебезне, гаиләләрен яклаучылар
өчен”.
Владимир Путин
ветераннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде: “Тормышыгыз тәҗрибәсе – барлык буыннар
өчен мәңгелек үрнәк. Сезнең Ватанга тугрылыгыгыз алдында баш иябез. Сезнең варисларыгыз
булу безнең өчен зур мәртәбә. Моның никадәр җаваплы булуын аңлыйбыз, йөзегезгә
кызыллык китермәбез”.
Сугыштан әйләнеп
кайтмаган көрәшчеләрнең, вафат булган ветераннарның истәлегенә бер минутлык
тынлык игълан ителде.
Президент котлавыннан
соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.
Үзенең рәхмәт
сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ирештерде. “Бөек Ватан
сугышы тәмамланганга 73 ел үтте. 9 май һәрвакыт безнең төп бәйрәмебез булды һәм
булачак. Бу – илкүләм триумф һәм халык горурлыгы көне, хәсрәт һәм мәңгелек
хәтер көне”, - диде республика башлыгы.
“Бөек Җиңү безгә
иксез-чиксез югалтулар аша килде: дистәләгән миллион һәлак булганнар, меңләгән
яндырылган шәһәрләр һәм авыллар, җимерелгән фабрикалар һәм заводлар, юк ителгән
мәдәният ядкәрләре, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Без озак көтелгән
ирекне һәм җиңүне безнең ата-бабаларыбыз, әби-әниләребез: капитаннар һәм
рядовойлар, ополченецлар һәм тыл хезмәтчәннәре, партизаннар һәм подпольщиклар,
картлар, хатын-кызлар һәм балалар, төрле милләт һәм һөнәр кешеләре яулап алуны
онытмаячакбыз. Алар танкларда һәм самолетларда яндылар, салкын окопларда
яттылар, елга кичкәндә батып калдылар, алсыз-ялсыз заводларда һәм
госпитальләрдә хезмәт иттеләр, концерт мәйданнарныда сугышчан рухны күтәрергә
тырыштылар. Һәр көннәре соңгы көн булырга мөмкин булуны аңлап, фронтташ
дусларын яклап калу нияте белән алар барыбер утка керделәр”.
“Горурлык хисен һәм
яшьләребезне яшермичә, без сезгә, хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре,
рәхмәт әйтәбез. Безнең өчен сезгә оят булмасын өчен барысын да эшләячәкбез, -
диде Татарстан Президенты. – Халкыбыз нацистларга, аларның идеологик
варисларына җинаятьләрен, геноцид, оккупация, ачлык һәм блокада вәхшилекләрен
баркайчан да гафу итмәячәк”. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Бөек
Җиңү варислары, Россия армиясе солдатлары һәм командирлары илебез чикләрен
саклауны дәвам итәләр, агрессиягә һәм халыкара терроризмга каршы торалар. “Безнең
тынычлыгыбыз ышанычлы кулларда”, - диде ул. Аның чыгышыннан соң Татарстан гимны
яңгырады.
Казан гарнизоны
хәрби көчләре йөрешен Казан Суворов хәрби училище тәрбияләнүчеләре ачты. Меңьеллык
мәйданы буенча Казан Суворов хәрби училищесының парад расчеты, Казан югары танк
команда Кызыл байрак училищесы парад расчеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының
Казан юридик институты тыңлаучылары һәм курсанталары, ТР буенча эчке эшләр
органнары хезмәткәрләре, РФ Милли гвардиясенең Идел буе округы гаскәрләренең махсус
эш йөкләнгән отряд сугышчылары, ТР буенча Җәзаларны үтәү федераль хезмәте
идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе,
Татарстан таможнясы хезмәткәрләре марш белән узды. Моннан кала, хәрби һәм
махсуслаштырылган техника йөреше җыелганнарның игътибарын җәлеп итте: легендар
“Катюша” БМ-13 һәм Т-34 танкы, БТР 82а һәм БТР 80, ИС-3, 1943 елгы (Д-1) 152-нче
гаубица, ГАЗ-67 совет хәрби җиңел автомобильләре, мотоцикллар. Парадны Казан
гарнизонының хәрби оркестры тәмамлады.
Биредә үк хәрби-патриотик
күргәзмә оештырылды. Аның кысаларында заманча хәрби техника тәкъдим ителде һәм
кыр кухнясы эшләде.