(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы май, Ксения Швецова). Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73
еллыгын бәйрәм итү көнендә, Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм Аналар һәм тол
хатыннар монументына чәчкәләр салу тантанасы узды.
Тантанада Бөек
Ватан сугышы ветераннары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры
Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин, шулай ук республика ведомстволары, Башкарма комитет җитәкчеләре
катнашты.
Веноклар Дан
мемориалының Мәңгелек утына салынды. Сугыш елларында үлеп калганнарны бер минут
тынлык белән искә алдылар. Шулай ук Аналар һәм тол хатыннар монументына һәм
Бөек ватан сугышында үлеп калган солдатлар мемориалына чәчәкләр салынды.
Татарстан Президенты
һәм аны озата йөрүче рәсми затлар бәйрәм итәргә җыелган кешеләрне Җиңү көне
белән котладылар, ветераннар һәм тантанада катрнашучылар белән аралаштылар,
истәлеккә фотога төштеләр.