(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы май). Казанда “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында “Россия
– Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит үтә. Ул Татарстан
башкаласында барлык дөньядан экспертларны һәм эре оешмалар җитәкчеләрен җыйды. Быел
форумның темасы хәләл тормыш рәвеше булды. Саммит кысаларында бүген Russia
Halal Expo күргәзмәсе ачылды. Анда үзләренең продукцияләрен һәм хезмәтләрен россиядән,
Согыд Гарәбстаныннан, БГӘ, Төркия һәм Ираннан, Казахстаннан һһәм Үзбәкстаннан 80-нән
артык экспонент тәкъдим итте. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов булды.
Russia Halal Expo
төп максаты – Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыру, Россия икътисадының
хәләл сегменты потенциалын күрсәтү, потенциаль сатып алучыларга һәм сәүдә
партнерларына продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеген бирү. Күргәзмә экспозициясе
төрле тематик зоналарга бүленгән: ашамлык продукциясе, фармацевтика, косметика,
бизәнү әйберләре, кием-салым, балалар уенчыклары һәм китаплар, башка товарлар.
Рөстәм Миңнеханов
белән бергә күргәзмәдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан
Мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан
митрополиты Феофан, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы
җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм KazanSummit кунаклары булды. Күргәзмәне караганнан
соң Рөстәм Миңнеханов саммитның пленар утырышы спикерлары белән эшлекле очрашу
үткәрде.
Саммит кысаларында
шулай ук “Россия – Ислам дөньясы: Стратегик партнерлык” темасына Саклык
банкының эшлекле иртәнге ашы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, “Саклык банкы” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары киңәшчесе Бехнам
Гурбан-Задә, Идел-Нократ банкы вице-президенты – рәисе Петр Колтыпин, Ислам
икътисадын үстерүнең Дубай үзәге генераль директоры Абдулла Мөхәммәд Әләвәр,
Ислам үсеш банкы вице-президенты Замир Икбаль катнашты.
Чарада
катнашучылар Россия белән Ислам илләре арасындагы өстенлекле хезмәттәшлек
мәсьәләләре турында, аерым алганда, Ислам банкингы өлкәсендә үзара
хезмәттәшлек, хәләл секторны үстерү мәсьәләләре турында, һ.б. актуаль темалар
буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты
билгеләп үткәнчә, KazanSummit форумы ел саен көчәя бара һәм үткән ун ел эчендә
күзгә күренеп үзгәрде. “Без унынчы тапкыр җыелабыз, KazanSummit куәтләнә бара.
Бу ун ел эчендә без ун тапкырга үстек. Бүген бу саммит бөтенләй башка – Ислам
банкингы темасыннан инде хәләл яшәү рәвеше темасына кадәр үсте. Форум Россия
Президенты хуплавына иреште. Казан мәйданчыгы аша Россия Ислам дөньясы белән
тыгыз багланышлар урнаштырырга тиеш дигән йөкләмә бар”, – диде Рөстәм
Миңнеханов. Ул искәртеп үткәнчә, бүген илдә 20 миллионга якын мөселман яши. Ул Казан
форумы Россиягә Ислам дөньясы белән якынаерга ярдәм итәр, дип өмет белдерде,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.