(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче май, Ксения Швецова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Кремль яр буенда урнашкан футбол буенча 2018
елгы дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә җанатар паспорты алдылар.
Җанатар паспорты
– матч тамашачысының затлаштырылган картасы, ул футбол буенча дөнья чемпионаты
матчларына стадионга, ә чит ил гражданнарына чемпионат вакытында Россиягә
визасыз керергә мөмкинлек бирә. Моннан кала, җанатар паспорты матч көннәрендә
җәмәгать транспортында һәм мундиальдә катнашучы шәһәрләр арасында поездда
бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.
Казанда паспортлар
бирү үзәге 7 декабрьдән эшли. Татарстанда барлыгы ике шундый үзәк бар: Бауман
ур., 44/8 адресы буенча урнашкан “Родина” мәдәни-күңел ачу комплексында һәм
Кремль яр буе ур., 9, ә июньнән Четаев ур., 10 адресы буенча өстәмә үзәк ачыла.
Казанга күп санлы туристлар килүе көтелгәнне исәпкә алып, чемпионат башланырга
ике атна кала “Казан Арена” стадионында чатырлар ачылачак, аларда шулай ук
җанатар паспортын алып булачак.
Җанатар паспорты
тапшырү үзәгенең Казандагы төбәк җитәкчесе Роксана Галиева сөйләгәнчә,
паспортны алыр өчен башта теркәлергә кирәк. “Үзең белән Россия гражданы
паспортын, ә 14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык алып килергә
кирәк, - дип аңлатты Р.Галиева. – Беренче тапкыр теркәлергә килгәндә, үзең
белән сатып алынган билетны да алып килергә кирәк. Документ паспорт һәм системада
теркәлгәннән соң бирелә торган гариза номеры булганда бирелә”. Сүз уңаеннан,
беренчел теркәлү процедурасын https://www.fan-id.ru
сайтында үтеп була, һәм документ алырга гариза номеры белән килергә мөмкин
булачак.
Паспортлар алганнан
соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин яр буенда йөрделәр һәм шәһәрлеләр белән
аралаштылар. Алар белән бергә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгълүматлаштыру һәм
элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. йөрде.
2018 елгы Футбол
буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июненнән 15 июльгә кадәр барачак, Казанда
төркем этабының 6 матчы, 1/8 һәм 1/4 финалларының берәр уены планлаштырылган.