(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче май). Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм
итүгә багышланган тантана узды. Тантанада ТР Презиенты Рөстәм Миңнеханов, ТР
Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми
затлар катнашты.
Чара сәхнәгә
Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы
Дәүләт флагын керткәч, дәүләт гимннарыннан башланды.
Бәйрәмнең кунаклары
булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.
“Җиңү көне – изге
бәйрәм, аны безгә сез – ата-бабаларыбыз бүләк итте. Армия составында
Татарстаннан 700 мең кеше катнашкан. Безнең якташлар хәрби операцияләрдә
көрәшкән, кырларда, фабрика-заводларда, госпитальләрдә Җиңү хакына аяусыз
хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елъязмасында татарстанлыларның батырлыгы һәм
каһарманлык үрнәкләре мәңгегә калачак. Безнең якташларның 100 меңнән артыгы
фронтта батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән”, - диде ТР Президенты.
Ул искәртеп
үткәнчә, 48 кеше Тулы Дан ордены кавалеры булган. Татарстаннан чыккан 185 кеше
Советлар Союзы Герое Алтын йолдызына лаек булган. “Татарстан белән бәйле
кешеләрне дә исәпкә алсак, барлыгы 341 кеше. Борис Кузнецов – шуларның берсе –
бүген безнең белән”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
“Бу якты бәйрәмдә
без тыныч күк өчен үз гомере белән түләгән кешеләрне искә алабыз”, - дип Рөстәм
Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.
“Хөрмәтле
ветераннар! Сезнең һәркайсыгыз Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте. Сез авыр
сынауларга каршы тора белеп, Ватаныбызны фашизмнан азат иттегез. Сезнең көчле
рухыгызны, Җиңүгә омтылышыгызны беркем сындыра алмады. Вакытлар уза, ләкин
фронтта күрсәткән солдатлар батырлыгы, тылда йокысыз эшләгән хезмәтчәннәрнең
фидакарь хезмәте беркайчан онытылырга тиеш түгел. Кадерле ветераннар, Бөек Җиңү
белән тәбриклим! Дөньялар тыныч булсын! Ихлас йөрәктән сәламәтлек, иминлек,
озыр гомер, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне
телибез”, - дип изге теләкләрен юллады Президент ветераннарга.
Рөстәм Миңнеханов
геройларын соңлап тапкан бүләкләрнең шәһадәтнамәләре мәрхүмнәрнең туганнарына
тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.