(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче май). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында 1941-1945 еллар Бөек
Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча “Җиңү”
республика оештыру комитеты утырышы узды.
Утырышны ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин,
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ветераннар,
Татарстанның иҗтимагый оешмалары һәм әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре
катнашты.
Утырыш барышында Рөстәм
Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар
һәм аларга тиңләштерелгән затлар “Фидакарь хезмәт өчен” ТР медале белән
бүләкләнәчәк.
“Ветераннарга
хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышы катнашучыларын һәм инвалидларны, концентрацион
лагерьларның бәлигъ булмаган тоткыннарына һәм “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесенә
ия кешеләргә “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән
бүләкләү турында карарга кул куелды”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
сүзләре буенча, әлеге эш инде башланган. “Урыннарда, хакимият органнары
вәкилләрен, яшьләрне, иҗтимагый оешмаларны җәлеп итеп, медальләрне тантаналы
тапшыруны тәэмин итүегезне сорыйм”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
Утырышта шулай ук
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре башлануы игълан ителде,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“1945 елның 9 мае
– илебез тарихындагы иң мөһим вакыйга. Ул барыбыз өчен дә изге көн. Татарстанда
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү
буенча оештыру комитеты төзү турындагы юл картасы имзаланды. Министрлар
Кабинетына бүгенге көннән башлап аңа әзерләнү һәм үткәрү буенча чаралар планын
формалаштыру эшенә керешергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.