(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче май). Казан метрополитенының “Имәнлек” станциясендә төзелеш
эшләре барышы белән бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.
Республика башлыгын
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт
һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
Ирек Фәйзуллин, “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” дәүләт
казна учреждениесе директоры Марат Айзәтуллин, "Казметрострой" АҖ
генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм
Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төп төзелеш-монтаж эшләре станциядә тәмамланган.
Хәзерге вакытта станция системаларын сынаулар һәм көйләү эшләре бара.
“Станция әзер
диярлек: бөтен системалар да эшли, поезд платформада тора, төннәрен составны
йөртеп карыйбыз. Җир өстендә тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Кызганычка
каршы, язның озак булуы безне тоткарлады. Шулай да, футбол буенча дөнья
чемпионатына без эшләрне тәмамларга тырышабыз”, - диде “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат
Рәхимов.
Рөстәм Миңнеханов
станциянең эчке бизәлешен карады, билет өчен
мобиль телефон ярдәмендә контактсыз түләү системасы эшен тикшереп
карады. Шуннан Татарстан Президенты “Имәнлек” станциясеннән "Җиңү
проспекты" станциясенә кадәр метро поездында барды, дип хәбәр итә
республика башлыгы матбугат хезмәте.
“Бик уңайлы
иҗтимагый транспорт, бик җайлы. Ничек кенә катлаулы булса да, без алга барабыз.
Әлбәттә, һава торышы шартлары аркасында төзекләндерү эшләрен тәмалый алмадык.
Әмма линия әзер. Минем фикеремчә, бу – Җиңү көненә бик зур бүләк”, - диде
Рөстәм Миңнеханов журналистларга.