р.
(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда шәһәрнең проблемалы өлешләрен су
басудан саклап калу өчен яңгыр канализациясе челтәрләрен чистарту һәм төзекләндерү
эшләре каралган. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 60% канализация челтәре
чистартылган, бу 235 км тәшкил итә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев
сөйләде.
Шәһәр территориясендә
су басуны булдырмауның уңышлы үтүе яңгыр канализациясе эше белән турыдан-туры
бәйләнгән. Быел челтәрләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләренә республика бюджетында
50 млн сум бүленгән, ташкыннар алдыннан иң проблемалы участокларны чистарту
эшләре башланды – Сахаров ур., Җиңү пр., Магистраль ур. һ.б.
Челтәрләрне чистарту
Декабристлар ур., Восстание ур., Техника ур., Җиңү пр. кебек участокларда су
басуны булдырмый калырга ярдәм итте. И.Куляжев сүзләре буенча, узган елда әлеге
чараларга республика бюджетында өстәмә 100 млн сум бүленгән. Нәтиҗәдә Ямашев,
Җиңү, Универсиада проспектларында, Назарбаев урамында тагын 9 км челтәр
чистартылган. Моннан кала, Авангард, Космодемьянская, Завойский урамнарында
челтәрләр төзекләндерелгән, ишелеп төшкән урыннар бетерелгән.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, яңгыр канализацияләре белән төп проблемаларның берсе
аларны карап тотуга акча җитмәү булып тора. Бу шәһәрнең хуҗасыз, ташландык
челтәрләрне актив рәвештә баланска алуы белән бәйле. 2012 елда гына муниципаль
милеккә 354 километр ташландык челтәр алынган. Моннан кала, урам-юл челтәрләре
һәм социаль объектлар төзелешенә бәйле рәвештә, аларның озынлыгы 26 километрга
арткан.
“Ташландык
челтәрләрне чистарту күп акча таләп итә. Узган елда 8 километрдан артык
челтәрләр чистарттык, яңа участокларны экплуатациягә керттек. Быел шулай ук күп
эш көтә. Аларны акча җиткән кадәр башкарырга кирәк. Булган көчләребез белән
җиңеп чыгачакбыз”, - диде Мэр. Ул шулай ук шәһәр районнары башлыкларын якын
атналарда ташкынга каршы чараларга аеруча игътибар җирергә чакырды.
Урам-юл челтәрен
су басудан саклап калу чараларының тагын берсе – яңгыр суларын кабул итүче торбаларны
кар һәм боздан чистарту. Шәһәрдә барлыгы 4913 яңгыр суларын кабул итүче торба
хисаплана, бүгенге көндә аларның 3500-е чистартылган. “Юлларны карап тоту
хезмәтләре әлеге эшне дәвам итә. Планлаштырылган чаралар су басу белән бәйле гадәттән
тыш хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк”, - диде И.Куляжев. Ул өстәгәнчә, “Городское
благоустройство” МУП нигезендә тәүлек буе кизү торучы авария бригадалары эшли,
махсус техника әзерләнгән.
Моннан кала, диспетчерлык
хезмәте тәүлек буе эшли, аңа (843) 555-07-96 телефоны буенча шалтыратырга
мөмкин.