(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче март, Алсу
Сафина). “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясенең яңа кунагы Россия
язучысы Сергей Шаргунов белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин очрашты. Кунак әлеге
проект турында үзенең фикерләре белән уртаклашты, аның уникальлеген билгеләп
үтте. Шәһәр башлыгы Сергей Шаргуновны ел саен үткәрелә торган “Аксенов-фестта”
катнашырга чакырды. Башкарма комитетта үткән очрашуда арт-резиденция проекты
кураторы һәм язучы Илдар Әбүзәров катнашты.
Искәртеп үтәбез, арт-резиденция
2017 елның декабрендә Казан Мэры Илсур Метшин һәм язучы Илдар Әбүзәров инициативасы
белән ачылды. Әлеге мәйданчык язучыларга, шагыйрьләргә һәм драматургларга
Казанда яшәп, Казан, аның тарихы, мәдәнияте һәм заманча шәһәр мохите белән бәйле
әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.
Сергей Шаргунов иң
популяр авторларның берсе булып тора. Аның китаплары итальян, инглиз, француз,
серб телләренә тәрҗемә ителгән, алар Россия һәм халыкара премияләр яулаган. Сергей
Шаргунов – “Большая
книга” милли премиясе, Arcobaleno итальян премиясе һәм “Москва-Пенне”, Горький әдәби премиясе лауреаты, “Национальный
бестселлер” премиясендә ике тапкыр
финалга чыккан.
Язучы актив
тормыш позициясе белән дә таныш: 2016 елның 5 октябреннән ул РФ Федераль
җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Журналистика белән шөгыльләнә, радио-
һәм телетапшырулар алып бара.
Сергей Шаргунов Илсур
Метшинга Казанда моңа кадәр ике тапкыр булуы турында сөйләде. “Казан – бик матур.
Кичә яр буенда йөрдем, университет янында булдым. Монда 1994 һәм 2006 елларда булдым – һәрьюлы башка шәһәр. Хәзер
шәһәр искиткеч”, - дип тәэсирләре белән очрашты ул. Арт-резиденция турында
сөйләгәндә Сергей Шаргунов
аның уникальлеген билгеләп үтте.
Очрашу барышында
шәһәрләрдә мәдәни мохит үсеше, Татарстан һәм Казан авторларын популярлаштыру
турында сөйләделәр. Илсур Метшин һәм Сергей Шаргунов “Аксенов-фест” фестивале һәм “Йолдызлы билет” премиясе турында
да сөйләштеләр.
Очрашу азагында Илсур
Метшин Сергей Шаргуновка Казанга килүе өчен рәхмәтен белдерде. “Моңа кадәр язучылар
арт-резиденциягә килделәр, фикерләр яхшы. Әлеге проект Казанның мәдәни тормышы
палитрасын баетыр дип уйлыйм. Проект озын гомерле булыр дип ышанасы килә”, -
диде Мэр.
Илсур Метшин Сергея
Шаргуновны “Аксенов-фестта”
катнашырга чакырды. “Язучыларга, укучыларга яңа карша белән карагыз. Сезнең фикерләрегез,
киңәшләрегез, язучы карашы файдалы булачак”, - диде шәһәр башлыгы. Сергей
Шаргунов Мэрга үзенең китабын бүләк
итте.
Искәртеп үтәбез,
бүген Аксенов музей-йортында Сергей Шаргунов белән очрашу узачак. Ул Казан
укучыларына үзенең яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәк.