(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алсу Сафина). Татарстан Казанның алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүне тизләтергә юнәлдерелгән инициативаларына булышлык итәчәк.Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Төп нотык белән чыгыш
ясаганда, Казан Мэры Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, 2017 елның гыйнвар аена
республика башкаласында 22 проблемалы объект бар иде. 2017 ел эчендә алты торак
йортта 1360 фатир эксплуатациягә тапшырылды. “Калган проблемалы йортлар буенча
эшләр дәвам итә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук сөйләгәнчә,
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә әлеге эшнең эффективлыгын
арттыру буенча тәкъдим әзерләнә. “Аерым алганда, фатирга үз акчаларын керткән
чынлап та мохтаҗ өлешчеләрне һәм өлешче-инвесторларны аерырга кирәк”, - дип
билгеләп үтте Мэр һәм тикшерү органнары мәгълүматлары буенча, кайбер “алданган”
өлешчеләр 26-шар фатир алынганлыгы ачыкланды, дип өстәде.
Казан Мэры
искәртеп үткәнчә, республика территориясендә 4 үзкөйләнүче оешмада 2,2 млрд сум,
шул исәптән проблемалы йортларны төзүчеләрнең керткән акчалары да тупланган. “Ләкин
закон тарафыннан аларны файдалану мөмкин түгел дәрәҗәсендә”, - дип ассызыклады
Мэр. Аның сүзләренчә, Казанда әлеге акчаларга күп кенә алданган өлешчеләрнең
проблемаларын хәл итәргә мөмкин булыр иде. Шул уңайдан, Илсур Метшин ТР Президентыннан
әлеге сорауда булышлык итәргә сорады.
“Өлешчпеләр
проблемасы үзлегеннән бетмәячәк, - диде Татарстан Президенты. – Мәскәүгә мөрәҗәгать
итәрбез, Дәүләт Думасы депуталарыннан сорарбыз. 1300-әр фатир кертсәк тә, безгә
4 ел кирәк булачак. 4 ел! Кешеләр көтә. Анда, әлбәттә, бизнеска кебек акча
кертүчеләр дә бар. Араларында шулай ук бурычлы, әмма фатирсыз калучылар да бар”.
Әлеге юнәлештә
эшне бергәләп башкарырга кирәк, диде Президент: “Республика сезнең мөрәҗәгатьләрегезгә
булышлык итәчәк”. Республика башлыгы искәртеп үткәнчә, әлеге катлаулы сорау
буенча республикада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин
эшли.
Сессия барышында
әлеге теманы Казан Думасында РФ Коммунистик партиясе депутаты Алексей Серов
күтәрде. Рөстәм Миңнеханов аңа әлеге сорау буенча Казанда эшләргә тәкъдим итте.
“Әлеге тема
буенча безнең белән эшләргә әзерме Сез?”, - дип кызыксынды депутаттан Президент.
“Әлбәттә, минем өчен бу бик зур мәртәбә” , - диде депутат.
“Без моны шәһәр
Думасы сессиясенең аерым карары буларак формалаштырырбыз”. – дип өстәде Казан
Мэры Илсур Метшин.