(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче февраль). 2018 елда Казанда юл капламын төзекләндерү эшләренә
5,5 млрд сум бүлергә планлаштырыла, шуларның 4,65 млрд сумы – урамнарга һәм 1
млрд сумы – ишегалларына. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының отчет
сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
2018 елгы дөнья
чемпионаты үтәчәк маршрут буенча 39 юл участогын ФИФА таләпләре буенча һәм
юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе югары булган 93 участокны төзекләндерү
планлаштырыла. Моннан кала, яңа светофорлар, юл билгеләре, куркынычсызлык киртәләре
һәм ясалма юл тигезсезлекләре булдыру каралган. Планнарда – тагын 83 шәһәр
урамын, җәяүлеләр сукмакларын һәм бистәсләрдә 59 урамны реконструкцияләү һәм
төзекләндерү. Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшләрнең гомуми мәйданы 1,3 млн кв.м
тәшкил итәчәк.
Шәһәр башлыгы искәртеп
үткәнчә, 2017 елда 175 урам төзекләндерелде. Әлеге исемлек “Халык контроле”
системасы аша теркәлгән шәһәрлеләр мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп төзелгән. И.Метшин
казанлылар исеменнән ТР Президентына бүлеп бирелгән чаралар өчен рәхмәтен
белдерде. Искәртергә кирәк, 2017 елда әлеге эшләргә 6 млрд сум бүлеп бирелде.