(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). Соңгы 10 елда Татарстан башкаласында алдагы
унъеллыкларга караганда, 3 тапкыр артык мәктәп һәм балалар бакчалары төзелгән. Хәзерге
вакытта Казанда 4 мәктәп төзелә, алар 4749 балага исәпләнгән. Шулай ук
эксплуатациягә 3 яңа балалар бакчасы тапшыру планлаштырылган. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Азат Нигъмәтҗанов
сүзләре буенча, Казанның социаль инфраструктурасы шулай ук 13 яңа спорт мәйданчыгы,
Константиновка бистәсендә 300 урынлы китапханәле күп функцияле үзәк һәм Борисково,
Мирный һәм Салмачи бистәләрендә өч медицина учреждениясе белән тулыланачак. 3
балалар бакчасы “Весна”, “Арт сити” һәм “Станция “Спортивная” торак
комплексларында ачылачак.
“Хәзерге вакытта
4 мәктәп төзелә. “Салават күпере” торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән ике
мәктәп, Нокса авышлыгы урамында 88 укучылык “Светлая долина” торак комплексында
һәм “Весна” торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп. Хәзер 1501 укучыга
исәпләнгән мәктәпне РФ Төзелеш министрлыгының типлаштырылган проектлары
реестрына кертү соравы карала. Сорау уңай хәл ителсә, Рәүис Гәрәев урамында
төзелеш өчен җир билгеләп куелган”, - диде ул.
Казан Мэры Илсур
Метшин ассызыклаганча, шәһәрдә яшәүчеләр саны арту сәбәпле, социаль объектларны
төзү динамикасын саклау мөһим. “Быел 2 мәктәп тапшырдык, тагын 4 төзелә. 1,5
мең балага исәпләнгән зур мәктәп төзелә. Бу гигантомания түгел, ә тормыш
таләбе. Балалар саны арта, бүген мәктәпләрдә 120 мең бала укый, 2025 елда инде
195 мең бала мәктәптә укыячак. Безне бу шатландыра. Казанда соңгы елларда
күзәтелгән бэби-бум күп нәрсә турында сөйли. Шул ук вакытта, 40% мәктәп ике
сменалы режимда эшли, ә безгә 7 елдан 120 мең янына тагын 75 мең бала кабул
итәргә кирәк булачак. Шуны исәпкә алып, без планнар төзергә тиеш”, - диде шәһәр
башлыгы.