Казан хаҗ кылу туризмын оештыру буенча Троице-Сергиев лаврасы тәҗрибәсен өйрәнә
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда Казан хаҗ кылу туризмын
үстерүне дәвам итәчәк. Троице-Сергиев лаврасы белән аларның тәҗрибәсен өйрәнү
буенча сөйләшүләр алып барыла, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшинга
Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү вакытында
Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова.
Казан-Богородица
ир-атлар моностыре территориясендә торгызыла торган Казан Изге Ана иконасы соборы
православие динендәге кешеләрне җәлеп итү урыны булырга тиеш. Белгечләр храмның
узган гасырның 30-нчы елларында юкка чыккан җиһазларын торгыза. Собор төзелеш
1,5 ел элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча “Возрождение”
республика фонды ярдәме белән башланды.
“Хаҗ кылу
туризмында без зур потенциал күрәбез һәм түземсезлек белән Казан-Богородица моностыренда
төзелеш эшләре тәмамлануны көтәбез, - дип сөйләде Туризм үсешенә булышлык итү
комитеты башлыгы. – Хәзерге вакытта изге урыннарга килгән туристларга экскурсион
хезмәт күрсәтүне оештыру буенча сөйләшүләр алып барабыз, Троице-Сергиев лаврасы
тәҗрибәсен өйрәнәбез”.
Искәртергә кирәк,
алдан шәһәр туристик маршрутына Рус православ иске йола чиркәвенең Казан-Вятка
епархиесенең Покров кафедраль соборы кертелде.