(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин “Шәһәр мохите”
федераль проектының төбәк координаторы булды. Татарстан башкаласы Мэрының кандидатурасы
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлегенең Төбәк сәяси
советының XI утырышында расланды. Чара партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР
Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Утырышта сәяси
советның 41 әгъзасыннан 35-е бар иде, карар кабул итү өчен кворум җыелды.
Чара барышында партиянең
Татарстанда гамәлгә ашырылачак башка 13 федераль проектының да төбәк
координаторлары билгеләнде. “Шәһәр мохитеннән” кала, делегатлар “Куркынычсыз
юллар”, “Балалар спорты”, “Бердәм ил – уңайлы мохит”, “Сәламәт киләчәк”, “Тарихи
хәтер”, “Нык гаилә”, “Кече Ватан мәдәнияте” һ.б. проектларны расладылар.
Бер үк вакытта,
партиянең төбәк проектлары исемлеге дә расланды: “Балалар илне ясый”, “Бердәм
Россия көннәре”, “Идел буе федераль округының Балалар университеты”, “Чикләрсез
спорт”, “Бакчачы йорты – гаилә терәге”, “Россиядә һәр бала мөһим”.
“Шулай итеп, бүген
без республикада яшәүчеләр өчен аеруча мөһим булган проектларны раслыйбыз. Аларның
күбесе инде башланды, әлеге проектлар өстендә эшләүне дәвам итәрбез”, - дип
билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Белешмә
“Шәһәр мохите”
проекты сайлаучылар белән очрашуларда иң еш күтәрелә торган сорауларны (ишегалларын
төзекләндерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру, иҗтимагый-мәдәни киңлекне үстерү) чишү
өчен каралган. Алар барысы да РФ субъектларының төбәк үзәкләрендә яшәүче 30 млн,
моношәһәрләрдә яшәүче 13 миллионнан артык халык мәнфәгатьләренә кагыла.
Проектның төп
максатлары – уңайлы заманча шәһәр мохит булдыру, халыкның яшәү сыйфатын
арттыру, йорт территорияләрен һәм парк зоналарын комплекслы төзекләндерүнең планын
булдыруны контрольдә тоту, шәһәрләрне төзекләндерү сораулары буенча җәмәгать
катнашуы һәм гражданнарның инициативасын хуплау ысуллары системсын
формалаштыру. Проект турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.