(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин
бүген “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Европа бүлеге
генераль секретаре Фредерик Валье белән очрашты. Казан Сабан туе мәйданында
узган очрашуда яклар оешманың үсеш перспективаларын һәм Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр мәйданчыгын шәһәрләргә ярдәм күрсәтү өчен нәтиҗәле куллану
вариантларын сөйләштеләр.
Шуны билгеләп узыйк, Илсур Метшин белән Фредерик Валье очрашуы
декабрьдә узачак бөтендөнья оешмасының генераль секретарен сайлаулар алдыннан
узды. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының Европа бүлеге
генераль секретаре әлеге вазифа дәгъвачысы булып тора. Моннан кала, Илсур
Метшин бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты һәм оешманың әгъзасы
булып тора.
Очрашу барышында И.Метшин билгеләп узганча Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы төрле шәһәрләрнең мэрлары өчен
тәҗрибәләр белән уртаклашу мәйданчыгы булырга тиеш.
Мисал буларак Илсур Метшин Париж Мэры Анн Идальго белән
хезмәттәшлекне китерде.
Очрашу барышында яклар Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр кысасында эшчәнлек юнәлешләре турында фикер алышты.
Сабан туе бәйрәме мәйданында узган очрашуда шулай ук Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр Евразия бүлегенең генераль секретаре Расих
Сәгыйтов һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения
Лодвигова катнашты.