(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин
һәм Франциянең Спорт министры Лора Флессель-Коловиц спорт өлкәсендә
хезмәттәшлекне сөйләштеләр. Очрашу француз ягы инициативасы буенча оештырылды.
Очрашу барышында яклар зур масштаблы спорт чараларын оештыру
һәм волонтерлар хәрәкәтен үстерү өлкәләрендә тәҗрибә белән уртаклашу мәсьәләләрен
сөйләште. Шулай ук, Франциянең башкаласында 2024 елда Олимпия уеннарын уздыру
гаризасы фикер алышуның бер темасы булып торды.
Искәртеп китик, Казанда төрле спорт чараларын уздыру өчен
гариза компанияләрендә Татарстан башкаласының уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү өчен
моннан алда Париж шәһәре мэры Анн Идальго килгән иде.
Франциянең спорт министры Лора Флессель-Коловиц бүгенге
очрашуда Казан белән тәҗрибә уртаклашу мөһимлеген билгеләп узды.
Үз чиратында Казан Мэры Парижга гариза бирү компаниясендә
уңышлар теләде. 2024 елда Олимпия уеннарын уздыру өчен Франция башкаласының
көндәшләре булып Лос-Анджелес һәм Будапешт шәһәрләре тора. Олимпия уеннарын
оештыра торган шәһәр әлеге елның 13-нче сентябрендә Лимада узачак Халыкара Олимпия
комитеты сессиясендә билгеләнәчәк.
Франциянең спорт министры Лора Флессель-Коловиц Казан,
Татарстан һәм гомумән Россия белән элемтәдә тору мөһимлеген ассызыклады. Шулай
ук, ул республикада спортны үстерү, яшьләрне һәм балаларны спортка җәлеп итү
өчен зур эш башкарылуын билгеләп узды.
Илсур Метшин әлеге сорауда зур рольне 2013 елда уздырылган
Универсиада уйнаганын ассызыклады. “Универсиадага кадәр булган Казан һәм
Универсиададан соңгы Казан – ике төрле шәһәр. Бу яңа барлыкка килгән спорт
объектлары белән генә бәйле түгел, кешеләр үзгәрде”, - диде Мэр.
Очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова, Франция спорт министрлыгының киңәшчесе Арно Нгача,
Министрлык штабы башлыгы урынбасары Димитри Григовски, Франция Спорт
министрлыгының Халыкара багланышлар бүлеге башлыгы Фредерик Санор һәм башкалар
катнашты.