(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Бүген Ратушада
Казан Мэры Илсур Метшин 2017 елның Конфедерацияләр кубогының чараларын яктырта
торган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Чит ил, федераль
һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу Германия белән
Чили арасындагы матч алдыннан уздырылды.
Казан Мэрына сораулар
бирергә “Матч-ТВ”, “Спорт экспресс”, “Советский спорт”, Znak.com Екатеринбург
шәһәренең порталы “Ватаным Татарстан”, Телерадиокомпания “Петербург - 5 канал”,
ProKazan.ru. порталы кебек массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. Барлыгы
очрашуга якынча 40 вәкил катнашты. Шул исәптән – РБК, Советлар Союзының телеграф
агентлыгы “Premium Group”, “Israel sport”, “Reuters TV” һ.б.
Журналистларның сораулары күбесенчә турнир һәм Казан турында
иде. Мәсәлән кайбер журналистлар сүзе буенча, күпчелек чит ил кунаклары казанлыларның
инглиз телен белмәүгә зарлануын билгеләп узды. Шәһәр башлыгы әлеге кисәтүне
киләчәктә исәпкә алырга вәгъдә итте.
“Матч-ТВ” корреспонденты Евгений Евневич И.Метшинан шәһәрдә
уза торган футбол чаралары турында һәм кунакларның Казан турында булган
фикерләрен сорады. И.Метшин FIFA президенты Джанни Инфантиноның һәм
танылган португалия футболчысы Криштиану Роналдуның Казанда Конфедерацияләр
кубогын оештыру эшләрен югары бәяләгәннәрен искәртеп китте.
Шулай ук, шәһәр башлыгы танылган Португалия футболчысы
Криштиану Роналду белән очрашуы турында сөйләде.
Казан Мэры сүзе буенча, дөнья чемпионатында кунакчылык
программасы киңрәк булачак. “Һәрбер уздырылган чара безне яңа дәрәҗәгә күтәрә. Президент
һәм ТР Хөкүмәте белән берлектә әлеге чараны уздыру өчен шактый зур эш
башкарылды”, - диде Казан Мэры.
Пресс-конференция барышында Казанның озак сроклы планнары
турында да фикер алышулар булды. “Татарстан хәбәрләре”нең баш мөхәррире Аяз
Хасәнов Мэрны Казанда җәйге Олимпиада уздыруга әзерлек эшләре турында сорады. И.Метшин
сүзе буенча, халыкара чаралар уздыру шәһәргә зур тәҗрибә китерә. Шәһәрнең
инфраструктурасы үсә, куркынычсызлык мәсьәләләре яңа дәрәҗәгә чыга, зур тәҗрибә
туплана.
Шулай ук, пресс-конференция барышында “Рубин”, инглиз
фанатлары, оештыру үзенчәлекләре турында сораулар яңгырады.
Очрашу ахырында Казан Мэры барлык килгән массакүләм
мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Без чараларның матбугатта
яктыртылышын күзәтеп торабыз. Казанга мәхәббәтегез өчен, безнең шәһәргә
килүегез өчен зур рәхмәт”, - диде И.Метшин.