(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Михаил Ченцов). Бүген
шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәр думасының XVII сессиясендә Казан Мэры Илсур
Метшин дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.
Бүген Казан Мэрының карары нигезендә әдәбият һәм сәнгать
үсешенә зур өлеш керткән өчен, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барган өчен
“Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү
билгесе белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт
Совет комитеты рәисе, Рәзил Вәлиев бүләкләнде.
ТР Президенты әмере нигезендә республиканың Торак-коммуналь
хуҗалык тармагы үсешенә зур өлеш кертү өчен “Фидакяр хезмәте өчен” медаль белән
Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин бүләкләнде. Шулай ук, И.Гыйниятуллинга
Казан Мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы
исеменә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Җәмәгать куркынычсызлыгы
мәсьәләләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы
Николай Кузнецов лаек булды.
ТР Премьер-министры карары нигезендә республикага фидакяр
хезмәте һәм төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертү өчен ТР Министрлар
Кабинетының рәхмәт хаты белән “Арт-Строй” җаваплыгы чикләнгән җәмгыять
директоры Николай Самилов бүләкләнде. Шулай ук Н.Самилов Казан Мэры карары
нигезендә “Казанга фидакяр хезмәте өчен” аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
Күпьеллык фидакяр хезмәте өчен “Казан шәһәре файдасына башкарган
мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән “Татинтер
Ресторантс” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Зөфәр Гаязов
бүләкләнде.
Югары белем бирү системасы үсешенә зур өлеш кертү өчен “Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү
билгесе белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшид
Низамов бүләкләнде.
Күпьеллык фидакяр хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык
үсешенә зур өлеш керткән өчен “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы
хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән “Город” сәнәгать предприятиесе җаваплыгы
чикләнгән җәмгыять директоры Габделхай Гыймадиев бүләкләнде.
Казан шәһәре файдасына башкарган фидакяр хезмәте өчен
мактаулы грамота белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры киңәшчесе Ирина Просвирякова бүләкләнде.
Сәүдә һәм җәмәгать туклану системасында күпьеллык фидакяр
хезмәте өчен мактаулы грамота белән Казанның азык-телек һәм социаль туклану
департаментының өлкән пешекчесе Әнисә Халиуллина бүләкләнде.
Финанс системасы үсешенә зур өлеш кертү өчен Казан Мэрының
рәхмәт хаты белән “Банк Казани” икътисади үсеш коммерцияле банк хезмәткәрләре –
“Кремлевский” өстәмә офисының башлыгы Зөлфия Габитова һәм “Дербышки” өстәмә
офисының баш операциончысы Татьяна Куянова бүләкләнде.
Мөсәкыйль дәүләтләр берлеге Башкарма комитеты карары
нигезендә Башкарма комитет рәисе – БДБ башкарма секретаренең рәхмәт хаты белән
Казан ратушасында чаралар уздыру бүлеге башлыгы Динә Латуллина бүләкләнде.