Илсур Метшин “Коткару хакына бердәмлек өчен” Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының медале белән бүләкләнде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь, Михаил Ченцов). Казан
Мэры “Коткару хакына бердәмлек өчен” Россиянең Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгының медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Казан Мэрына Казан шәһәр
думасының XVII сессиясендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм
гадәттән тыш хәлләр буенча министр - Россиянең Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарә җитәкчесе Рәфис
Хәбибуллин тапшырды.
Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш
хәлләр һәм табигый афәтләр нәтиҗәсен ликвидацияләү буенча Россия Федерациясе
министрының карары нигезендә Илсур Метшин медаль белән бүләкләнде.
Шулай ук, “Маршал Василий Жуков” Россиянең Гадәттән тыш
хәлләр министрлыгының медале белән Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин һәм Казанның Азык-телек һәм социаль туклану департаментының генераль
директоры Гүзәл Ананьева бүләкләнде.
Р.Хәбибуллин сүзе буенча, соңгы 10 елда янгыннар һәм су
объектларында үлем очраклары шактый кимеде. “Бу әлеге залда булган барлык кешеләрнең
дә хезмәте ярдәмендә ирешкән нәтиҗә”, - диде министр.