(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь,
Михаил Ченцов). Казан ратушасында Татарстан
башкаласы җитәкчесе Илсур Метшин җитәкчелегендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
әгъзаларының утырышы узды. Торак программаларын тормышка ашыру, муниципаль берәмлекләрнең
үсеше һәм Казанның “Идел буеның кино елъязмасының алтын коллекциясе” проектында
катнашуы киңәшмәдә фикер алышкан төп мәсьәләләрдән булды.
Утырышны ачып, Илсур Метшин Универсиада, Су спорт
төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогы кебек халыкара
вакыйгалар Казан үсешенә ярдәм иткәнлеген билгеләп үтте.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары көн кадагына
куелган мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл форматында фикер алышуга кереште.
Докладлар белән Түбән Новгород, Уфа, Чебоксар һәм Казан Башкарма комитетының
Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков чыгыш ясадылар, алар үз шәһәрләрендәге
торак программаларын тормышка ашыру турында сөйләп үтте. Спикерлар халыкны авария
хәлендәге торактан күчерү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ятим
балаларны фатирлар белән тәэмин итү, ташламалы торакның квадрат метрының югары
бәясе, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү һ.б. проблемаларга тукталып
үттеләр.
Казан Мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларына
конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм киңәшмә барышында кузгатылган
инициативалар РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Михал Бабич адресына юлланачаклыгын
билгеләп үтте.