Казан “Рубин”ы “Оренбург” командасы белән тигез исәпкә уйнады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казан “Рубин”ы Футбол
буенча Россия чемпионатының 19-нчы туры матчында “Оренбург” командасы белән
тигез исәпкә уйнады. Татарстан башкаласының Үзәк стадионында үткән очрашу 0:0
исәбе белән төгәлләнде. Уен барышын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР
Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан Мэры һәм “Рубин” футбол клубы
президенты Илсур Метшин һ.б. карадылар.
Билгеләп үтәбез, сезонның язгы өлешендә “Рубин” бер генә
голны да калдырмады. Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчны 18-нче
мартта Екатеринбургта “Урал” җирле клубына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә Казан
клубы матбугат хезмәте.