(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче
март, Михаил Ченцов). Бүген
башкала Ратушасында “Казанның ел укытучысы-2017” һөнәри осталык конкурсына
нәтиҗәләр чыгардылар. 34 остаз бәйгенең җиңүчесе һәм призеры дип табылды. Казан
Мэры Илсур Метшин укытучыларны котлады һәм эшләрендә алга таба да уңышлар
теләде.
“Сез үз мисалыгызда балаларны яңа уңышларга омтылырга һәм
даими камилләшергә чакырасыз. Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле укытучылар,
шәһәребез үсә, тормышка ашырылган барлык проектлар, максат һәм хыялларның башы
мәктәп эскәмиясеннән башлана”, - диде шәһәр башлыгы.
Искәртеп үтәбез, конкурс 2016 елның октябрендә старт
алды һәм өч этапта узды. Башта катнашучылар мәктәп һәм район этапларында
катнаштылар, соңыннан иң яхшылары шәһәр этабына килде.
Илсур Метшин катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе ел саен күзгә
күренеп үскәнлеген, бәяләү критерияләре, шуның белән бергә конкурсның дәрәҗәсе
артуын билгеләп үтте. “Бу елда конкурста 500-дән артык кеше катнашты, шуларның
95 шәһәр этабына узды. Конкурсның тәҗрибәле өлкән буын укытучыларын һәм яшь
педагогларны берләштерүе сөендерә. Ихлас күңелдән җиңүчеләрне, призерларны
котлыйм һәм барыгызга да бәхет, сәламәтлек, яңа һөнәри уңышлар һәм үрләр
телим”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Билгеләп үтәбез, 2017 елда конкурсантларның уртача яше
38,5 яшь булган. “Ветеран-педагог” номинациясендә катнашкан иң өлкән укытучыга
76 яшь булса, “Педагогик дебют” номинациясендә җиңгән иң яшь остазга – 23 яшь.
“Ел укытучысы” конкурсының әһәмиятлелеген ТР Премьер-министры
– ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та билгеләп үтте. Бу елда да
Казан укытучылары Татарстан данын Россия күләмендә лаеклы дәрәҗәдә яклар дигән
ышанычын белдерде.
“Казанның ел укытучысы-2017” бәйгесе үз эченә 10
номинацияне алган иде. Узган елдан аермалы буларак, бу елда “Директорның тәрбия
эшләре буенча урынбасары” дигән яңа номинация барлыкка килгән.
Барлык җиңүчеләрне дә Казан Мэры котлап чыкты, аларга
авыр хезмәтләре өчен тагы бер мәртәбә рәхмәт белдерде, хатын-кызларны якынлашып
килә торган 8 март бәйрәме белән котлады.
Бәйрәм тантанасында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф
һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук Казан Башкарма комитетының Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, район администрацияләре башлыклары һ.б.
катнаштылар.