(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бүген Казанда Бөтенроссия
дәүләт юстиция университетының Казан институтының яңа бинасын ачу тантанасы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Бөтенроссия
дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, ТР мәгариф һәм фән министры
вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.
“Бүген без Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институтының
(филиалының) яңа бинасын ачабыз. Без Татарстан Хөкүмәтеннән, шәхсән республика
Президенты Рөстәм Миңнехановтан булачак юристлар укыячак заманча бинаны бүләк итеп
алабыз. Без ТР Президентына бу идеяне хуплавы, финанславы өчен рәхмәт белдерәбез.
Безгә ярдәм итүчеләрнең барсына да рәхмәт белдерәбез”, - дип мөрәҗәгать итте тантанага
килүчеләргә Ольга Александровна.
Илдар Халиков сәламләү сүзендә үзенең дә КФУның юридик факультетын
тәмамлавын искә алды.
“Юстиция өлкәсендәге теләсә нинди яхшы вакыйга мине Премьер-министр
буларак кына түгел, ә бәлки юрист буларак та сөендерә. Төзүчеләр мөмкин булганын
да, мөмкин булмаганын да эшләгәннәр. Сез, студентлар, Ольга Александрова кебек ректор
җитәкләгән уку йортында укуыгыз һәм Рөстәм Миңнеханов кебек Президент булган республикада
яшәвегез белән бәхетле”, - диде Илдар Халиков.
Студентларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан котлады.
“Бу университеттан юристлар күбрәк чыккан саен, бездә җинаятьләр
саны кимрәк булыр дип ышанабыз”, - дип ассызыклады ул.
Алга таба Илдар Халиков һәм Ольга Александрова тантаналы төстә
кызыл тасманы кистеләр.
Бина яңа, мәйданы 4000 мең кв. метр тәшкил итә. Монда заманча
ашханә, актлар залы, медицина кабинеты, спорт, тренажер заллары бар. Бина иң заманча
техника белән җиһазландырылган, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.