(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген
күренекле театр һәм кино актрисасы Чулпан Хаматова белән очрашты. Очрашу шәһәр Ратушасында
үтте.
Актриса Татарстан башкаласында гастрольләрдә. Мәскәүнең “Современник”
театры Казанда үзенең спектакльләрен тәкъдим итә. Шәһәр башлыгы театр
труппасының Казанга килүен башкала өчен зур әһәмияткә ия вакыйга булуын
билгеләп үтте. “Спектакльләрне тамашачылар бик яратып кабул итә, юбилей сезонында
сезнең иҗатыгызны күрә алуыбызга чиксез шатбыз. Барлык Казан халкы исеменнән
рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин актрисага.
Чулпан Хаматова, үз чиратында, Казан Мэрына тамашачыларның спектакльләрне
яхшы кабул итүләрен, Г.Камал исемендәге театр залының тулы булуын җиткерде. Шулай
ук актриса театрның сәнгать җитәкчесе Галина Волчекның рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Галина Борисовна мондый озак гастрольләр оештыруыгыз өчен үзенең рәхмәтен
җиткерә”, - диде Ч.Хаматова. Илсур Метшин гастрольләрнең ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән үтүен әйтеп үтте.
“Мондый фикерләр килеп ирешүенә мин бик шат. Казанга гастрольләр
белән килүегез юбилей елы уңае белән генә чикләнмичә, алга таба да матур бер
гадәткә әйләнер дип өметләнәм”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Очрашуда Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь
Сивов һәм театр директоры Игорь Попов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 1-нче июльдән алып 7-нче июльгә
кадәр “Современник” театры гастрольләре үтә. Театр коллективы (Казанга 200
тирәсе кеше килде) ТР башкаласында “Три товарища”, “Вишневый сад”, “Двое на
качелях”, “Горе от ума” спектакльләрен тәкъдим итә.