(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа
резиденциясендә булып кайтты. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил
хәзрәт Сәмигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре
катнашты.
ТР Диния нәзарәтенең яңа бинасы төбәк дәрәҗәсендәге
әһәмияткә ия “Галиевлар йорты” дигән мәдәни мирас объекты булып саналган йортта
(Казан, Г.Тукай урамы, 38) урнашкан.
Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм татар
сәүдәгәрләре Галиевләрнеке булган. Биредә танылган галим, мәгърифәтче һәм
җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Галлиев (Баруди) балачагын уздырган.
“Галиевлар йорты” һәм янәшәдә генә урнашкан Галиев мәчете
бердәм комплекс булып карала. 2014 елда Татарстан Президенты карары белән Галиевләр
йортында һәм Галиев мәчетендә торгызу эшләре башланды. Республика бюджетыннан
шактый зур чаралар бүлеп бирелгән. Реконструкция вакытында бинаның тарихи йөзе
кайтарылган, инженер челтәрләре тулысынча алыштырылган, территорияне
төзекләндерү эшләре үткәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, Галиев мәчете узган елның декабрендә
Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар вакытында ачылды.
Галиев йорты бу елның июнь уртасында файдалануга тапшырылды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасының мәйданы 2 мең кв метр тәшкил итә. Яңа
резиденция ике корпустан, заманча җиһазландырылган эш бүлмәләреннән һәм 130
урынга исәпләнгән зур конференция залыннан тора.
Рөстәм Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәте
хезмәткәрләрен яңа бинага күчүләре белән котлады һәм нәтиҗәле эш алып баруларын
теләде. Ул резиденция бүлмәләрен карады һәм Ураза гаетенә багышланган намазда
катнашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.