(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Ксения Швецова). Казанның
“Җиңү” торак комплексында күпфатирлы беренче йорт кулланышка тапшырылды. Ул 14
һәм 18 катлы 7 блок-секциядән тора. Җиңү проспекты, 139, 1-нче корпус адресы
бирелгән йортны бүген Казан Мэры Илсур Метшин карады. Ул фатирларны сату
бүлегендәге хезмәткәрләр белән аралашты, йортка беренче күченүчеләргә кунакка
кереп чыкты.
Комплекс барлыгы 42 блок-секциядән гыйбарәт. Йортларның
катлары үзгәрә һәм гомуми мәйданы 148173 кв.м. булган комплекс 2391 фатирга
исәпләнгән. Биредә 7 меңнән артык халык яши алачак.
Мэрга төзелә торган йортта фатир сатып алыр алдыннан шәһәр
халкының планировканы, урнашу урынын һәм булачак торакның эчке бизәлешен
җентекләп өйрәнү мөмкинлеге барлыгын сөйләделәр. Эчке эшләре тәмамланып
бетмәгән яки инде тулысынча әзер фатирны сатып алучылар өчен 3D-макет тәкъдим
итәләр икән. Анда төсләр дә булганлыктан, потенциал сатып алучы тәүлекнең
караңгы вакытында да үзенең булачак районын яхшылап күрә ала. “Без һәр клиент
белән булачак фатирны җентекләп сайлыйбыз. Кояш кай яктан чыга һәм бу сатып
алучыны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә - болар барысы да яхшылап сөйләшенә”, - дип
аңлатты сату бүлеге директоры Екатерина Аксенова. – Без бергәләп сайлыйбыз,
планировка, торак мәйданы, фатир сатып алганда кирәк булган башка таләпләр
исәпкә алына”. Макеттан башка сатып алучылар үзләренең фатирларын эчке яктан да
күрә алалар – моның өчен махсус күрсәтмә фатир эшләнелгән.
“Бу чит илдән алынган бик яхшы тәҗрибә: башка илләрдә бик еш
кына әле проектлаштыру этабында ук мәҗбүри рәвештә дистанцион йорт булдырыла, фатирны
сатып алырга теләүче эчкә үтеп торакның киләчәктә ни дәрәҗәдә матур буласын
ачыклый ала. Күп очракта соры стеналарга карап кына соңгы вариантны күз алдына
китерүе кыен, ә инде чынбарлыкны күргәннән соң сайлап алу эше җиңел үтә”, - дип
бәя бирде әлеге яңалыкка И.Метшин.
Әле күптән түгел генә тапшырылган йортка инде күченеп
килүчеләр дә бар. Мэр Луньковлар гаиләсендә кунак булып чыкты. И.Метшин ике
ир-егет тәрбияләүче гаиләне өй туе белән котлап, аларга чәй сервизы һәм
балаларга уенчыклар тапшырды. “Сезгә бәхетле, имин тормыш телим. Биредә
һәрвакыт җылы һәм якты булсын, кояш урамда гына түгел, сезнең фатирыгызны да
яктыртса иде”, - дигән теләкләрен юллады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең Совет районындагы Җиңү
проспектында “Җиңү” торак комплексын төзү эшләре 2013 елның май аенда башланды.
Йортны төзүче – “ЖИК” компанияләр төркеменә керүче “Җиңү ТК” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте. “Җиңү” торак комплексын төзү эшләре “Россия Саклык банкы”
ярдәме белән гамәлгә ашырыла. “Җиңү”дә шәхси социаль инфраструктура: җир
астында автомобиль паркингы һәм җир өстендә дә машина кую урыннары, спорт һәм
балалар мәйданчыклары, беренче һәм икенче катларда кибетләр һәм офислар булдырылачак.
Ерак түгел генә балалар сырхауханәсе, берьюлы ике балалар бакчасы һәм берничә
мәктәп урнашкан. Бу елның ахырына кадәр беренче чиратка куелган йортларны
тапшырырга ниятлиләр.
Чарада Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, “Казанның Торак-инвестиция
компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе Эмиль Хөснетдинов,
“Казан Банкы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Күзәтчелек советы рәисе Оскар
Прокопьев һ.б. катнашты.