(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Мәскәүдә “Бердәм Россия”
партиясенең XV съезды уза, чарада РФ Президенты Владимир Путин һәм Партия рәисе,
РФ Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев катнашалар. Татарстаннан 32 делегат
катнаша, алар арасында “Бердәм Россия” төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы
рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
Съездның беренче көне партиянең сайлау алды программасы
буенча фикер алышуга багышланган иде. Татарстан һәм башка регионнар алдан ук үзләренең
тәкъдимнәрен җибәрделәр, алар нигезендә “Бердәм Россия” партиясе сайлауларга
барачак соңгы нәтиҗә документы әзерләнәчәк. Шулай ук съездда бер мандатлы
сайлау округлары буенча кандидатлар тәкъдим ителәчәк.
XV Съездның II этабы кысаларында Партиянең Программа
документы буенча фикер алышу көтелә.
Фикер алышу мәйданчыклары эше нәтиҗәләрен ясаганнан һәм
партиянең сайлау алды программасын раслаганнан соң, традиция буенча “Бердәм
Россия” Медиафорумы үз эшен башлаячак, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” бөтенроссия
сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге.