(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин
бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының XIX утырышында катнашты. Көн
кадагында 41 мәсьәлә тора иде.
Эш ТР Дәүләт Советының утырышлар залында узды. ТР
законнарының 13 проектын беренче укылышта укыдылар, 3-сен – икенчедә. Беренче укылышта
депутатлар 2016 елга республика бюджетын һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе
фонды бюджетын үзгәртү турындагы закон проектларын карады.
Моннан кала, беренче укылышка Татарстанның Бюджет кодексына
һәм Муниципаль хезмәт кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары, шулай
ук дәүләт гражданлык хезмәте, Иҗтимагый палата, “Хезмәт ветераны” исемен бирү
шартлары һәм тәртибе, белем бирү һәм башкалар турындагы республика законнары
әзерләнгән иде.
Икенче укылышта республика законнарына Татарстан Республикасындагы
ветеринар эше, яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте, мәдәни мирас объектлары
турында үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды.
Аерым алганда, берьюлы өч укылышта да “Хезмәт ветераны”
исемен тапшыру тәртибе һәм шартлары турындагы республика законына үзгәрешләр
кертү турындагы закон проекты кабул ителде, шулай ук закон чыгаручылар сирәк
авыруларны дәвалар өчен үзәкләштерелгән рәвештә дарулар сатып алуларны
кайтардылар, дип хәбәр итә итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.