(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Июль аенда Казанда шәһәр
паркларында һәм скверларында хезмәтләр урнаштыруга беренче ачык торглар узачак.
14-нче июльдә туңдырма сату буенча нокталар урнаштыру буенча аукцион була,
19-нчы июльдә - аттракционнар урнаштыру буенча, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
Д.Фәттахов Казанда шәһәр парклары һәм скверларында хезмәт
объектларын урнаштыруны үз эченә алган база документ булдырылганлыгын җиткерде.
Аның нигезенә шәһәр эшмәкәрләре теләкләре алынган. “Нинди урыннар һәм
хезмәтләргә ихтыяҗ барлыгын күрербез, мөгаен, документка берникадәр төзәтмәләр
кертәсе булыр”, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Моннан
кала, спикер эшмәкәрләргә озак вакытка сузылачак инвестицияләргә әзерләнергә
мөмкинлек бирергә кирәк дип билгеләп үтте. Шуңа күрә паркларда һәм скверларда 3-5
елга хезмәтләр оештырылышы буенча тәкъдимнәр пакетын формалаштыру буенча эш
дәвам ителәчәк.
И.Метшин әлеге эшне халык белән бергәләшеп башкарырга һәм
теләк-үзгәрешләрне исәпкә алырга кушты. Моннан кала, Казан Мэры эш алып баруның
үтә күренмәлелеге турында искәртеп үтте. “Аңлаешлы үтәкүренмәле кагыйдәләр
булуы һәм әлеге сатуларның барлык катнашучылар өчен тигез шартларда үтүе мөһим”,
- дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Торглар турындагы мәгълүмат Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитеты сайтында бастырылачак, аукционда катнашу өчен гаризаны бүген үк
бирергә мөмкин.