(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда шәһәрнең
2030 елга кадәр икътисади үсеш Стратегиясе эшләнешенең беренче этабы
тәмамланды. Булган проблемаларга анализ ясау, төп документ текстына керәчәк идея
һәм карарларны әзерләү аның төп мәсьәләләреннән иде. Стратегияне әзерләү эшенә
2,5 меңләп шәһәрле үз өлешен кертте. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне стратегияне
әзерләү эшендә катнашырга чакырган иде. “Без алдыбызга бурыч куйдык – шәһәр
өчен әһәмиятле булган документ буенча халык белән масштаблы, киң итеп фикер
алышу. Шәһәрлеләрне үз фикерләрен белдерүләре бик яхшы. Бүгенге көндә кайбер
тәкъдимнәр чынга ашмаслык булып тора, һәм аларны тормышка ашыру өчен шактый
акча сорала. Әмма кешеләрнең шулай фикерли алулары сөендерә, ни дисәң дә зур
бурычлар куймый торып зур нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Без курыкмыйча
хыялланырга, шәһәрнең киләчәген күрергә тиешбез”, - диде И.Метшин.
Шәһәр үсешенең төп проблемалары һәм үсеш нокталары буенча
эксперт мәйданчыкларында фикер алышынган, дискуссияләргә 580 кеше җәлеп
ителгән, тагы 773 казанлы Казан Мэриясе порталындагы интернет-сораштыруда
катнашкан.
Фикер алышуларда эшмәкәрлек, фән, иҗтимагый оешмалар, дәүләт
һәм муниципаль ведомство вәкилләре, депутатлар, шулай ук студентлар
берләшмәләре әгъзалары катнашкан. Эш башланганнан бирле 54 чара үткәрелгән: 39
коммуникацион мәйданчык, 5 интервью, 9 методологик семинар һәм 1 Стратегик
совет. Әлеге эшләр ярдәмендә шәһәр үсешендәге проблемалар һәм перспективалар
турында 800 тезис һәм 200 проект идеясе әзерләгән, һәрбер өлкә буенча ситемалы
эш булдырылган.
Эксперт мәйданчыкларындагы эш өч юнәлештә алып барылды: “Кеше
капиталы”, “Киңлек” һәм “Икътисад”. И.Кузнецов сөйләп үткәнчә, аларның һәрберсе
буенча нәтиҗәдә шәһәр үсеше сценарие әзерләнгән.
Хәзер исә Татарстан башкаласында Стратегиянең икенче этабына
күчтеләр, ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге этапта белгечләр җыелган
мәгълүматны теркәячәкләр, хәтта “Казанлылар киләчәкне сайлый” дип аталган электрон
басма да чыгарырга уйлыйлар.
Стратегия эшләнеше бу елның сентябрь аенда төгәлләнәчәк. Мэр
әлеге вакытка шәһәрлеләр башкарылган эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш дип җиткерде.