(Казан шәһәре KZN.RU,
27-нче июнь). Айрат Фәизов Балалар һәм яшьләр эшләре вакант вазыйфасы урынына
дәгъва кылучыларны ачык сайлау җиңүчесе
булды, аның идеяләрен Казан Мэры Илсур Метшин кызыклы, тирән, масштаблы,
Стратегия-2030, яшьләр дәрәҗәсенә һәм потенциалына туры килә торган дип атады.
Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр җитәкчесе конкурста катнашучылар үзләрен
Башкарма комитет структурасында күрсәтә алалар дип җиткерде – Туризм үсешенә
булышлык күрсәтү комитеты рәисе һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазыйфаларына
кандидатлар кирәклеген билгеләп үтте.
“Без тәҗрибә үткәрергә булдык һәм беренче тапкыр ачык сайлап
алулар игълан иттек. Дөресен әйтәм, без шуның кадәр кандидат һәм шул кадәр
кызыксыну булыр дип уйламаган идек. Сайлаулар шактый катлаулы булды, лаеклы
кандидатлар иде, мине бигрәк тә үз өсләренә җаваплылык алырга әзер булган якты,
яшь лидерлар булуы сөендерде”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе Башкарма
комитет структур бүлекчәсенә җитәкче сайлау яңа механизмын.
Айрат Фәизов Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
урынбасары булып эшләде һәм конкурста калган 91 дәгъва кылучы белән бер
шартларда катнашты. “Мин аны беренче тапкыр презентация вакытында күрдем,
билгеле булганча, рәис булмаган вакытта, кагыйдә буларак, вазыйфаларны беренче
урынбасар башкара, - диде И.Метшин. – Аның идеяләре кызыклы, тирән, масштаблы,
Стратегия-2030-га, яшьләр дәрәҗәсенә һәм потенциалына туры килә торган иде”.
Казан Мэры сайлап алу этабының финалында 6 дәгъва кылучы
булганлыгын билгеләп үтте. Аларның барысы да Стратегия-2030ны яшьләр сәясәте
өлкәсендә ничек күрүләрен Башкарма комитет һәм Мэрия җитәкчелегенә генә түгел,
ә яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләренә дә җиткерделәр.